Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда унберенче сыныйфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Мәктәп еллары бик озын кебек булса да, чыгарылыш баскычына җиткәч, унбер ел бер мизгел кебек кенә тоела. Шулчагында гына белем һәм тәрбия биргән газиз мәктәбең, укытучыларың, сыйныфташларың никадәрле җаныңа якын, кадерле икәнен төшенәсең. Ә соңгы кыңгырау чыңы, күзләргә яшь элеп, ваемсыз балачагың иленнән олы тормыш юлына очарга вакыт җиткәнен искәртә....

Мәктәп еллары бик озын кебек булса да, чыгарылыш баскычына җиткәч, унбер ел бер мизгел кебек кенә тоела. Шулчагында гына белем һәм тәрбия биргән газиз мәктәбең, укытучыларың, сыйныфташларың никадәрле җаныңа якын, кадерле икәнен төшенәсең. Ә соңгы кыңгырау чыңы, күзләргә яшь элеп, ваемсыз балачагың иленнән олы тормыш юлына очарга вакыт җиткәнен искәртә.

Узган шимбәдә районыбызда унберенче сыныйфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп бусагасын барлыгы 658 бала атлап чыга. Бәйрәмгә һәр мәктәп үзенчә әзерләнгән, аны онытылмаслык итеп үткәрергә тырышкан.

[ФОТОРЕПОРТАЖ]

Иң өлкән белем учакларыннан берсе - Азнакай 2 нче урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булгандыр - аларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде.

- Сезне алда зур сынаулар көтә. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, хыялларыгызга тормышка ашарга язсын. Укытучыларыгыз, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәгез, һөнәр үзләштереп, туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз, районның үсеше сезнең кулда, - диде ул.

Укучылар һәр укытучыга рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлеккә кыңгыраучыклар белән чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, алар белән соңгы вальс әйләнде.

- Бүген ике сыйныфка 45 "кошчыгыбыз"ны очырабыз. Мәктәбезенең бай тарихы, күркәм традицияләре бар. Иң мөһиме - педагоглар белән укучылар арасында яхшы мөнәсәбәт, - ди күп еллар директор булып эшләгән, хәзер мәктәпнең ветераннар советы рәисе Гадилә Һадиуллина.

Беренче укытучылары Фәридә Галиева укучыларга дүртенчене тәмалаганда язган "Мин кем булырга телим?" дигән соңгы иншаларын бүләк итте. Шулай ук Раушания Сафиуллина, Рәсилә Зәкиева да тәмам егет-кызлар булып җиткән укучыларына изге теләкләрен юлладылар.

Һәр сыйныф җанга якын була торгандыр. Ә менә Лилия Фәрукшина һәм Фәридә Мөхлисова өчен аеруча дулкынландыргыч бу соңгы кыңгырау - икесенең дә беренче чыгарылышлары.

- Әгәр дә сез кабат бишенче сыйныфка кайтсагыз, мин бары тик сезне сайлар идем, беркемгә дә бирмәс идем, сез барыгыз да искиткеч, - диде Лилия Фәрукшина үзенең унберенче "А"ларына.

Мәктәп - ул шәхес булып формалашу, дөньяны танып-белү һәм үзеңне таныту чоры да. Мәктәп Балалар Думасыннан республика Балалар Думасы спикерына кадәр күтәрелгән, Татарстан Дәүләт Советы каршында яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торучы Рәсил Гәрәев тә нәкъ шулай исәпли.

- Мине дөрес юлга этәргән өчен завучыбыз Айгөл Дишинага рәхмәтлемен. Киләчәгемне дәүләт идарәсе белән бәйлисем килә - ди ул.

Уку алдынгысы, активист кыз Диләрә Фәрхуллина исә әти-әнисе юлыннан китәргә - табиб булырга карар кылган.

- Иң күңелле, мавыктыргыч елларым биредә узды, мәктәбемә бик рәхмәтлемен, - ди.

Бу көн укучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә бик дулкынландыргыч.

- Ике кызым да шушы мәктәптә белем алды. Укытучылар көчле, тирән белем бирәләр. Барысы өчен дә рәхмәт! - ди Рәмзия Вәлиева.

Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң, унберенчеләр шәһәр үзәгендәге фонтанга җыйналды. Аннан һәр мәктәп сафларга тезелеп, Җиңү һәйкәленә атлады, яу кырында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә чәчкәләр салдылар. Биредә аларга район җитәкчеләре изге теләкләрен һәм мөстәкыйль тормышка хәерле юл теләде.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Сүз уңаеннан

Быел иң күп чыгарылыш Актүбә 2 нче урта мәктәбендә - 49 укучы. Ә иң азы - Урсайда, анда урта мәктәпне бары 1 укучы тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда унберенче сыныйфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады