Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда уналты район сандугачлары сайрады

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан оештырыла торган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең йомгаклау туры 20 гыйнварда былтыр вокал буенча гран-при яулаган Азнакай жирлегендә - "Каенкай" балалар ял лагерында узды. Әлеге бәйгенең барлыгы унҗиде номинациясе бар. Быел "Вокал-соло" буенча нефть төбәгендәге уналты районнан 89 конкурсант чыгыш ясады. -"Рухият"...

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан оештырыла торган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең йомгаклау туры 20 гыйнварда былтыр вокал буенча гран-при яулаган Азнакай жирлегендә - "Каенкай" балалар ял лагерында узды. Әлеге бәйгенең барлыгы унҗиде номинациясе бар. Быел "Вокал-соло" буенча нефть төбәгендәге уналты районнан 89 конкурсант чыгыш ясады.

-"Рухият" фонды иҗат елын Азнакай җирендә башлап җибәрде. Азнакайның табигате искиткеч матур, халкы - гаять сәләтле. Ул республикабызга бик күп танылган сәхнә осталарын биргән як. Фестиваль яхшы тәрбия чарасы да, анда катнашучылар җәмгыятебез өчен файдалы кешеләр булып үсә, - дип билгеләп үтте фестивальне ачканда "Татнефть" җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин.

Нефтьчеләр кара алтын чыгару белән генә шөгыльләнми, ә талантларны барлау, үстерү буенча да зур көч куя. Бу юнәлештә "Рухият" фондының эше бәяләп бетергесез.

Финалда районыбыздан 8 яшь җырчы катнашты. Алтысы - Азнакай сәнгать мәктәбендә укучылар. Директорлары Илдар Динмөхәммәтов белдерүенчә, биредә белем алучыларның бер генә елны да фестивальдән калганнары юк һәм һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Быел да уңышлары куандырырлык.

"Сандугач сайрар илем" фестивалендә узган ел гран-при яулаган "Юлдаш" ансамбле солисты Булат Закиров беренче дәрәҗә лауреат булды. 17 яшьлек егет Казан музыка көллиятендә 2 нче курста Римма Ибраһимова классында укый.

- Ансамбльдән аерылмадым. Уңышларымда укытучым Фирдәвес Әхмәтгалиеваның өлеше зур. Тавышны дөрес куярга, сәхнәдә үзеңне тотарга өйрәтеп кенә калмый, әни кебек якын, яхшы киңәшче дә ул, - ди Булат.

Финалда ул "Иделләре-күлләре" дигән халык җырын башкарып, моңлы тавышы белән жюри һәм тамашачылар күңелен яулады. Икенче көнне бүләкләү тантанасында да без аның җырын тыңлап куандык.

-Азнакайлылар татар җырларын аеруча яхшы башкарулары белән аерылып тора. Солистлар гына түгел, вокаль ансамбльләре дә көчле. Фестивалебездә өч тапкыр гран-при яулаулары да бу хакта сөйли, - диде "Рухият" фонды директоры Флюра Шәйхетдинова.

Йомгаклау туры да нәкъ менә 2008 елгы гран-при иясе "Бәхет" ансамбле чыгышы белән башланды бит. Шулай ук 2010 елгы гран-при иясе, бүгенге көндә Казан федераль университетының музыка факультетында белем алучы Азалия Хәсәншина да туган җирендә узучы фестивальгә ашкынып кайткан.

-"Сандугач сайрар илем" - искиткеч бәйге. Ул сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, үзләрен сынарга мөмкинлек бирә, - ди.

Икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Руслан Латыйфуллин, Ләйсән Гайфиева, Әминә Рәхимова, дипломантлар Раушана Хәбибуллина, Алсу Кәлимуллина, Әмир Мәһидиев, Динарис Бәшәров - Азнакай күгендә кабынып килүче яшь йолдызлар.

Гран-прины быел Баулыдан Миләүшә Миннушина алды. Үзенең сопрано тавышы белән бар залны таң калдырды.

Гомүмән, балалар чыгышын тыңлаганда, жюри әгъзаларының күзләренә яшьләр эленде. Бу кадәр сәләт, моңны берьюлы хисләрсез генә кабул итүе, чыннан да, мөмкин түгел иде.

Ә конкурсантлар үзләре "Каенкай" ял лагерыннан онытылмас тәэсирләр белән, яңа дуслар табып таралышты. Биредә алар өчен дискотека, боулинг ярышлары, укытучылар өчен мастер-класслар оештырылды.

-Мондый мәртәбәле бәйгенең Азнакайда узуы - безнең өчен зур горурлык. "Татнефть" җәмгыятенә барлык юнәлешләрдә дә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Фестивальдә җиңелүчеләр юк, анда катнашу - үзе үк җиңү ул, - диде бәйгенең дәрәҗәле кунагы, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда уналты район сандугачлары сайрады