Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары

Бүген районыбызга эш визиты белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов килде.

Визиты вакытында ул шәһәребезнең 8 нче мәктәбе ихатасында төзелгән спорт мәйданчыгын ачуда катнашты. Бу тантанада аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф малай-кызларына портфельләр дә тапшырылды. Мәйданчыкны төзүдә фидакарь хезмәт куйганнар хөрмәтләнде. Республикада спортка иң һәвәс, бәйгеләрдә актив катнашкан районыбызның бу өлкәдә горурланып сөйләрлек уңышлары күп. Алар хакында да әйтелеп, бу юнәлештәге эшчәнлек югары бәяләнде.

«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында шәһәребез ишегалларын төзекләндерү дәва итә. Мәхмүт Хәсәнов урамындагы 10 нчы йорт ишегалдында да бу нәүбәттән эшләр киң җәелдерелгән. Эш барышын карап, министр урынбасары, район башлыгы Марсель Шәйдуллин шушы тирәдә яшәүчеләр белән әңгәмә дә корып алдылар. Алексей Михайлович программаның әһәмияте, республикада ни рәвешле тормышка ашырылуы, аның үзенчәлекләре хакында сөйләп узды.

– Азнакай төзелеш – төзекләндерү өлкәсендә күләмле эшләр алып барган районнарның берсе. Бирегә килгән саен әнә шул күзгә ташлана. Шәһәр елдан-ел матурлана, заманча объектлар калка. Алга таба да төзелешләрне дәвам итүне күздә тотабыз. Әлбәттә, кайчак проблемалар да туып ала, аларны хәл итүдә дә ярдәмнән ташламабыз, – диде ул.

Әлеге ишегалдындагы йортларда яшәүчеләр үзләренә шундый уңайлыклар, матурлык тудырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.

Аннары хакимиятнең утырышлар залында министр урынбасары катнашында эшлекле киңәшмә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев