Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тыл ветераннары турында мәгълүматлар туплау эшен тизләтәчәкләр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә багышланган чираттагы киңәшмәдә "Татарстан Республикасының тыл геройлары" Хәтер китабына әзерләнүче райондашлар исемлеген туплау барышы мәсьәләсе каралды. Бу юнәлештә эшне тизләтү һәм нәтиҗәле итү буенча тәкъдим-фикерләр әйтелде. Исегезгә төшерәбез, исемлеккә иң беренче чиратта 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда алты айдан да...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә багышланган чираттагы киңәшмәдә "Татарстан Республикасының тыл геройлары" Хәтер китабына әзерләнүче райондашлар исемлеген туплау барышы мәсьәләсе каралды.

Бу юнәлештә эшне тизләтү һәм нәтиҗәле итү буенча тәкъдим-фикерләр әйтелде.

Исегезгә төшерәбез, исемлеккә иң беренче чиратта 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда алты айдан да ким булмаган вакыт хезмәт куйган, Бөек Ватан сугышы чорында СССР орден-медальләре белән бүләкләнгән, мактаулы исемнәр алган, ведомство бүләкләре булган кешеләр кертелә.

Иң мөһиме - исемнәре китапка керергә тиешле бер генә райондаш та онытылып калмасын. Алар турында мәгълүматлар туплауда барыбыз да активлык күрсәтсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тыл ветераннары турында мәгълүматлар туплау эшен тизләтәчәкләр