Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда туризм буенча республика күләм стажировка узды

Бүген Азнакайга республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләреннән туризм, туган якны өйрәнү һәм экология юнәлешендә эшләүче педагоглар стажировкага җыелды.

“Бу чарада биш районнан 50 гә якын педагог катнашты. Ул экология темасына, шулай ук районыбызның 90 еллыгына да багышланды. Программа бик бай булды”, – ди стажировканы оештыручы Азнакай Балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова.

Кунаклар башта шәһәребез гимназиясе, 8 нче “Гнездышко” һәм 9 нчы Радуга” балалар бакчалары, Балалар иҗаты үзәге күргәзмәләре, экологик һәм төбәкне өйрәнү юнәлешендә аларның эшчәнлеге белән таныштылар. Аннан соң Актүбә 1 нче урта мәктәбендә Владимир Соколов оештырган минералогия музеена, Чатыр тауга экскурсия кылдылар. “Парус” базасында мастер-классларда районыбызның өстәмә белем бирү педагоглары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев