Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Туган тел бәйрәме узды

Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Телләр дуслыгы - илләр дуслыгы" дип исемләнгән семинар узды. Башта район һәм шәһәр мәктәпләренең татар, рус, инглиз телләре һәм башлангыч сыныф укытучылары ачык дәрес биреп, тәҗрибә уртаклаштылар. Бер дәрес кысаларында татар теле белән рус теле, рус теле белән инглиз...

Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Телләр дуслыгы - илләр дуслыгы" дип исемләнгән семинар узды. Башта район һәм шәһәр мәктәпләренең татар, рус, инглиз телләре һәм башлангыч сыныф укытучылары ачык дәрес биреп, тәҗрибә уртаклаштылар. Бер дәрес кысаларында татар теле белән рус теле, рус теле белән инглиз теле, татар теле белән инглиз теле дәресләре бер максатчан юнәлештә алып барылды. Бу баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерүгә, күзаллавын киңәйтүгә, фикерләү сәләтен камилләштерүгә, танып-белүчәнлеген арттыруга ярдәм итә.

Семинарның икенче өлеше укучыларның театральләштерелгән күренешләр белән дәвам итте. Кечкенә артистларыбыз төрле милләт язучыларының әсәрләреннән өзекләрне гаять зур осталык белән кунакларыбыз хозурына җиткерде.

Аннан соң фестивальдә татар, рус, инглиз, казах, әрмән, таҗик, украин, немец, үзбәк, башкорт халкы телләрендә шигырьләр, җырлар, биюләр яңгырады.

Альбина Роджерс, мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Туган тел бәйрәме узды