Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тәҗрибә уртаклашырга җирлек киң

Узган җомгада "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сукаеш бүлекчәсендә терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләү һәм терлекчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган республикакүләм зона семинар-киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Семинардагыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм районда терлекчелек тармагына кыскача йомгак ясады....

Узган җомгада "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сукаеш бүлекчәсендә терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләү һәм терлекчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган республикакүләм зона семинар-киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.

Семинардагыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм районда терлекчелек тармагына кыскача йомгак ясады. Безнең ит-сөт җитештерү, малларның баш санын арттыру буенча да күрсәткечләребез яхшы, терлекчеләребез республикада алдынгы унлыкта бара. Соңгы өч елда мөгезле эре терлекләр 5 мең башка артып, 25 меңгә җитте. Азнакайлылар бу ел ахырына терлекләрнең баш санын 26 меңгә җиткерү бурычын куялар. Терлекчеләребез көнгә 100, 9 тонна (бер сыерга 13 кг )сөт савалар. Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Соңгы елларда барлык фермалар да сөтүткәргечләр белән җиһазланды. Инде аларны җәйләүләргә дә урнаштыра башладылар. Сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсе дә узган ел белән чагыштырганда 5-6 процентка артты. Актүбә бистәсендәге мега-ферма халкыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү, яңа эш урыннары булдыруда зур әһәмияткә ия. Моннан кала мега-ферма кырында 2 мең баш үгезбозау һәм таналарга исәпләнгән симертү мәйданы төзелә. Районыбызда кадрларны саклау, хезмәт кешесенең эшен бәяләү юнәлешендә зур эш башкарыла. Яхшы уңышларга ирешкән терлекчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә әйләнде.

Семинарда катнашучылар алдында "Агросила Групп"ҖЧҖ нең генераль директоры Фәнис Газетдинов, "Азнакай"АФ" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Мөслимов хуҗалыкта ирешкән уңышлар турында сөйләп, алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук сөтлебикәләргә югары сыйфатлы азык әзерләү һәм куллану технологиясе турында Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакиров; нәсел эше хезмәте турында ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров һәм башка белгечләрнең чыгышларын кызыксынып тыңладылар, терлекчелек тармагын үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Банки-Сукаеш фермасында дәвам итте. Районнардан килгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре азнакайлыларның яшь бозауларны салкын метод белән үстерү; савым сыерларны көтүлек сезонына хәзерләү; югары протеинлы азык базасын ныгыту; яшел конвейрларны оештыру тәҗрибәсе белән уратклаштылар.

- Азнакайлылар кайда да пионерлар, - диде Нәҗип Нәкыйпович. - Әле менә Актүбәдәге мега-ферма һәм аның янәшәсендәге симертү мәйданчыгы тулы куәтенә эшли башласа, алар әле тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешәчәкләр. Бу район җитәкчелегенең хезмәт кешесе белән уртак тел табып, ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсе дә. Семинардагылар азнакайлыларның алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алып китәләр.

Министр урынбасары азнакайлыларның эшеннән әнә шулай канәгать калуын белдереп, аларның бай тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан көзгә таба республика күләмендә янә җыелырга теләк белдерде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тәҗрибә уртаклашырга җирлек киң