Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда төрекләр чәй фабрикасы ача
Татар халкында кунакны бер чинаяк чәйсез дә җибәрмәгәннәр. Нәрсә-нәрсә, тәнгә куәт һәм шифа бирүче бу эчемлекнең тәмен дә, кадерен дә яхшы беләбез. Тиздән азнакайлылар үзләре чәй чыгара башлаячак. Инвестицияләр кертү буенча Татарстан мили рейтинг буенча Россиядә беренче урында тора. Бу юнәлештә районыбыз җитәкчелеге дә киң эшчәнлек алып бара. Узган атнада...
Татар халкында кунакны бер чинаяк чәйсез дә җибәрмәгәннәр. Нәрсә-нәрсә, тәнгә куәт һәм шифа бирүче бу эчемлекнең тәмен дә, кадерен дә яхшы беләбез. Тиздән азнакайлылар үзләре чәй чыгара башлаячак.
Инвестицияләр кертү буенча Татарстан мили рейтинг буенча Россиядә беренче урында тора. Бу юнәлештә районыбыз җитәкчелеге дә киң эшчәнлек алып бара. Узган атнада гына да Азнакайга бер-бер артлы итальяннар һәм төрекләр эшлекле визит ясады.
Хәбәр итүебезчә, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин май азагында Төркиягә баргач, Мерсин шәһәре мэры Борһанетдин Кожамаз белән Азнакайда чәй каплау фабрикасы ачу турында килешүгә кул куйганнар иде.
Әлеге ниятне тормышка ашыру максатларында узган җомгада Мерсин шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, «Урта диңгез экспорты» җәмгыяте җитәкчесе Мәхмүт Арслан Азнакайга килде. Бу очрашу барышында Төркия белән ике арада хезмәттәшлекне дәвам итеп, уртак предприятие ачу турында сүз алып барылды. Кунаклар «Фривей» җәмгыятенең аккредитация узган сәнәгать мәйданчыгы белән таныштылар. Биредә эшләүче җитештерү предприятиеләре барлык дәүләт програмаларында катнашалар.
- Безнең чәй каплау фабрикасы төзү буенча бизнес-планыбыз әзер. Авырлыклар юк түгел, әмма аларны бергәләп җиңәрбез дип ышанабыз, - диде Мәхмүт Арслан.
Җиһазлар һәм чимал Төркиядән китереләчәк. Марсель Шәйдуллин белдерүенчә, Азнакайда капланган чәйләрнең үз җирле төсмере һәм тәме булачак.
- Бу район күләмендәге генә түгел, ә республика күләмендәге проект. Азнакай фабрикасында җитештерлегән чәйләр белән балалар бакчаларын һәм башка социаль учреждениеләрне тәэмин итәчәкбез. Хәзер җиһазлар кайтару һәм бинаны әзерләү өстендә эшли башлыйбыз, - диде муниципаль район башлыгы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр ике арада мәдәни багланышлар гына булса, бу районның Төркия белән төзелгән беренче икътисади килешүе.
Чәй каплау фабрикасында 15 кә якын эш урыны булдырылачак. Башта елга 1 мең тонна продукция җитештерергә ниятлиләр. Мәхмүт Арслан алга таба бу санның 2 мең тоннага җитәчәге хакында әйтте.
Фабрикада Төркиядә җитештерелгән җимешләр һәм башка продукцияне каплау да күздә тотыла.
Шимбә көнне исә кунаклар Мачаклыбаш авылында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев