Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә

Соңгы вакытта республика автомобиль юлларында транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда 2631 (шул исәптән, Азнакайда - 29) юл фаҗигасе теркәлде. Аларда 389 (8) кеше үлде, 3376 (37) кеше тән җәрәхәтләре алды. Юллардагы вәзгыять җәй айларында аеруча кискенләшә. Кызганыч, ахыры аяныч тәмамланган һәлакәтләр әледән-әле теркәлеп тора. 26 июль...

Соңгы вакытта республика автомобиль юлларында транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда 2631 (шул исәптән, Азнакайда - 29) юл фаҗигасе теркәлде. Аларда 389 (8) кеше үлде, 3376 (37) кеше тән җәрәхәтләре алды.

Юллардагы вәзгыять җәй айларында аеруча кискенләшә. Кызганыч, ахыры аяныч тәмамланган һәлакәтләр әледән-әле теркәлеп тора.

26 июль көнне 19.00 сәгатьтә Азнакай урау юлының 3 нче чакрымында ВАЗ-2109 белән идарә иткән исерек ир машина тизлеген арттыра һәм, дистанцияне саклай алмыйча, ВАЗ-2110га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, алдан барган ВАЗ-2110 каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Бер гаебе булмаган җиңел машина шоферы юл-транспорт вакыйгасы урынында вафат була. Аварияне китереп чыгарган кеше ике дә уйлап тормый, фаҗига урыныннан кача.

30 июльдә Азнакай-Ютазы юлында ВАЗ-2106 автомобиле йөртүчесе күз күреме начар булуга да карамастан, тизлекне арттыра, идарә итүне югалтып юлның каршы як хәрәкәт өлешенә чыга һәм Тайота машинасы белән бәрелешә. Ике шофер да тән җәрәхәтләре ала һәм Азнакай үзәк район сырхауханәсенә китерелә.

Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Ләкин ул ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәрләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Рафаил ШӘРӘФИЕВ, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә