Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда торак хезмәтләренә тарифлар каралды

Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин торак һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар, подъездлар буенча җаваплы кешеләр, актив гражданнар катнашында киңәшмә уздырды. Анда төп сүз торак хезмәтләренә (торак биналарны төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү, чүп чыгару, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, торак фонды белән идарә итү и һ.б.) тарифларның артуы, күпфатирлы...

Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин торак һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар, подъездлар буенча җаваплы кешеләр, актив гражданнар катнашында киңәшмә уздырды.

Анда төп сүз торак хезмәтләренә (торак биналарны төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү, чүп чыгару, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, торак фонды белән идарә итү и һ.б.) тарифларның артуы, күпфатирлы торак йортларда капремонтның сыйфаты, 5 тулай торакны ТСЖ карамагына күчерү хакында барды.

Азнакайлыларның сорауларына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов, бердәм исәп-хисап үзәге директоры Марат Авзалов һәм башка белгечләр җавап бирде.

- Азнакайда торак хезмәтләргә тарифлар 2010 елдан бирле күтәрелмәде(ред.: коммуналь хезмәтләр белән бутамаска!). Ул эш сыйфатында һәм җыештыручы, урам себерүчеләрнең хезмәт хакында тискәре чагылыш тапты, кадрларның эштән китүенә этәрде. Шуңа күрә бу хезмәтләргә тарифларны арттыру турында карар кабул ителде, - ди Руслан Мөгътәсимов. - Күрше-тирә районнарда тарифлар күпкә югары. Азнакайда 1 сентябрьдән торак хезмәтләренә түләү пакеты сизелерлек артмый - 5,9 процентка гына. Гадәти 2 бүлмәле фатир өчен арту күп дигәндә 47 сум тәшкил итәчәк.

Хәсәншина һәм Гурьянов урамында яшәүчеләр йорт түбәсен начар ябудан зарланып килгәннәр. Беренче йортта яңгыр сулары стена буйлап ага, шуңа күрә фатирлар дымлана. Икенчесендә - вентиляция шахталарында һава йөрми. Вентиляция каналын урнаштыра да башлаганнар, әмма эш тукталган. Марсель Шәйдуллин тиешле оешмаларга әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә кушты, алга таба мондый хаталар ясамаска өндәде.

Киңәшмәдә ОДНны хисаплау мәсьәләсе дә күтәрелде. Марат Авзалов бу юнәлештә уңай үзгәрешләр хакында сөйләде. Нормативка туры килмәгән пандусларга тукталып, муниципаль район башлыгы барлык ялгышларның бетереләчәге турында белдерде, яңа объектларның физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгәнлеген искәртте.

5 тулай торакны торак милекчеләре ширкәте карамагына тапшыру һәм аларны 2014 елның капремонт программасына кертү турында карар кабул ителде.

Марсель Шәйдуллин төзекләндерү, азнакайлыларның тормыш шартларын яхшырту буенча планлы эш алып барылуын билгеләп үтте һәм шәһәр тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Айгөл Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда торак хезмәтләренә тарифлар каралды