Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда томанда югары тизлек белән барган машина йөртүче фаҗигадә һәлак була

Ел башыннан җирлегебездә 43 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 11 кеше (узган елның бу чорына 21) вафат булган, 51е (43) төрле җәрәхәтләр алган. Соңгы вакытта булган берничә фаҗигагә генә тукталыйк. 29 октябрьдә төнге сәгать икедә Азнакайдан Әлмәткә барырга чыккан "KIA-SPECTRA"автомобиле хуҗасы, томан эчендә хәрәкәт итүенә карамастан, тиешле тизлекне ала алмый һәм...

Ел башыннан җирлегебездә 43 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 11 кеше (узган елның бу чорына 21) вафат булган, 51е (43) төрле җәрәхәтләр алган.


Соңгы вакытта булган берничә фаҗигагә генә тукталыйк.


29 октябрьдә төнге сәгать икедә Азнакайдан Әлмәткә барырга чыккан "KIA-SPECTRA"автомобиле хуҗасы, томан эчендә хәрәкәт итүенә карамастан, тиешле тизлекне ала алмый һәм уң як юл читенә чыгып, анда торган "УАЗ" машинасына бәрелә. Гәрчә саклык каешы бәйләнгән булса да, "KIA-SPECTRA" йөртүчесе фаҗигадә һәлак була.


Шуңа охшаш хәл 2 ноябрьдә Актүбә-Карабаш юлында күзәтелә. SUV T11 TIGGO автомобилендә хәрәкәт итүче шулай ук тизлекне саклый алмый һәм каршы як полосага чыгып, юл читендәге агачка бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Ә инде балалар белән бәйле юл һәлакәтләренә килсәк, быел алар катнашында 5 ДТП теркәлде. Аларда 5 бала төрле тән яралары алды. Юл һәлакәтләрендә өлкәннәрнең гаебе икеләтә.

Берләре, 8 октябрь көнне шәһәрнең Гагарин урамында зур тизлек белән килеп, юлдан чыгучы үсмерне таптаткан шофер кебек мәнсезләр булса, икенчеләребез балаларыбызга кечкенәдән юл кагыйдәләрен өйрәтми, юлны чыкканда сак булырга кирәклеген аңлатмыйча битарафлык күрсәтә.


Каникуллар вакытында әти-әниләрдән аеруча игътибарлылык сорала. Кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз. Аларга юл кырыйларында уйнарга рөхсәт итмәгез. Юлны теләсә кайдан түгел, ә бары тик светофор яныннан һәм "зебра"дан гына чыгып, аларга үзегез үрнәк күрсәтегез, шуңа өйрәтегез.

Балаларны машинага һәрчак саклык каешын бәйләп утыртыгыз. Юлда чакта балаларның сәламәтлеге, гомере үз кулыгызда икәнлеген һич кенә дә онытырга ярамый. Юл йөрү кагыйдәләрен саклау - һәркайсыбызның изге бурычы, ә инде сүз балалар турында барганда, бигрәк тә.


Илдар Исхаков, полиция капитаны,

ЮХИДИнең Азнакай бүлеге юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспекторы

Фото с сайта http://zt16.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда томанда югары тизлек белән барган машина йөртүче фаҗигадә һәлак була