Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда төнгә юл читендә калган машиналар кар чистартырга комачаулый

Кар туктаусыз ява да ява. Юлда йөрүчеләр һәм юл чистартучыларга бер дә җиңел түгел. Без әлеге мөһим теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылган идек. "МПППБи О" ААҖгә шалтыратып, бу көннәрдә эшнең торышы белән кызыксындык. Алар әйтүенчә, җәмгыять юлларны чистартуда булган барлык резервларны кулланып, тулы куәтенә эшли....

Кар туктаусыз ява да ява. Юлда йөрүчеләр һәм юл чистартучыларга бер дә җиңел түгел.

Без әлеге мөһим теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылган идек. "МПППБи О" ААҖгә шалтыратып, бу көннәрдә эшнең торышы белән кызыксындык.

Алар әйтүенчә, җәмгыять юлларны чистартуда булган барлык резервларны кулланып, тулы куәтенә эшли. Предприятиедә инженер-техник хезмәткәрләр катнашында тәүлек дәвамында махсус диспетчерлык хезмәте булдырылган, Азнакай шәһәре, Мәнәвез һәм Яңа Юл бистәләре юлларына хезмәт күрсәтүче һәр машина йөртүче һәм хезмәткәргә маршрут карталары бирелгән.

Кыш көнендә һәр көнне урам юллары (112,45км), күпер (1191 мең кв.м), автопавильон (88) бордюрлар, тротуарлар (68,236 кв.м.) кардан чистартыла, кар тиешле урынга чыгарыла, кирәк булганда юлларга бозга каршы катнашма сибелә.

Һәр көнне иртә белән 13 берәмлек махсус техника юлларны чистартырга кузгала. Зур юлларны -автогрейдерлар, кечерәкләрне КамАЗлар һәм МТЗ тракторлары чистарта.

Кабат-кабат кисәтүгә дә карамастан, аерым машина хуҗалары төнгә машиналарын юл читендә калдыралар. Бу бердән, юл чистартучыларга эшләргә зур комачаулык тудыра.

Кичә бер ханым редакциягә шалтыратып, "МППБиО" хезмәткәрләренең эшеннән бик канәгать булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда төнгә юл читендә калган машиналар кар чистартырга комачаулый