Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үткән атналык киңәшмәнең нәтиҗәләре

Су коенганда сак булыгыз! Җәйне барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз. Эссе көндә дулкыннар кочагында тирбәлә-тирбәлә рәхәтләнеп су коенудан, елга яки күл буенда ял итүдән рәхәтрәк нәрсә бар икән? Әнә шул рәхәтлектән хәвефсезлек турында да онытып җибәрәбез шул. Коену сезоны ачылганнан башлап республикада 27 кеше су корбаны булган. Ни кызганыч,...

Су коенганда сак булыгыз!

Җәйне барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз. Эссе көндә дулкыннар кочагында тирбәлә-тирбәлә рәхәтләнеп су коенудан, елга яки күл буенда ял итүдән рәхәтрәк нәрсә бар икән? Әнә шул рәхәтлектән хәвефсезлек турында да онытып җибәрәбез шул. Коену сезоны ачылганнан башлап республикада 27 кеше су корбаны булган. Ни кызганыч, аларның 6сы - балалар.

Атналык киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов чыгыш ясап, районда ярамаган урыннарда су керүчеләргә, караучысыз калдырылган балаларның ата-аналарына карата административ штраф салачаклары турында белдерде.

Узган атнада дежур бүлеккә җинаятьләр кылыну турында ун хәбәр алынган. Аларның өчесе - нефть объектларыннан әйбер урлау белән бәйле. Караклар бу атнада да авыл хуҗалыгы предприятиеләрен урап узмаган: "Кәлимуллин" хуҗалыгыннан 8 аккумулятор урлаганнар. Район юлларында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда ике кеше каза күргән. Эчкән килеш руль артына утыручылар саны да әзәйми. ЮХИДИ инспекторлары узган атнада шундый җиде кешене "эләктергән".

Атналык киңәшмәдә хәрби комиссар Рәдиф Камалеев язгы чакырылыш нәтиҗәләре белән таныштырды. Язгы чакырылышта 73 егетебез билләренә солдат каешы буган. Аларның 30ы үзебез шефлык иткән Самарадагы радиоэлектрон разведкасы хәрби частенда хезмәт итә.

Армиягә китүче егетләрнең күбесе махсус һөнәри яки югары белемле, - ди хәрби комиссар.

Киңәшмә эшенә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов йомгак ясап, авыл хуҗалыгы тармагында алып барган эшләргә, юллар торышына һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үткән атналык киңәшмәнең нәтиҗәләре