Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда түгәрәк өстәл артында наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту мәсьәләләрен тикшерделәр

Наркотик матдәләр һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне якынлашканда, майның соңгы атнасында республикада, шул исәптән районыбызда да "Наркотикларсыз тормыш" акциясе узды. Инде хәбәр ителгәнчә, аның кысаларында, 28 май көнне, наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләргә каршы профилактика мәсьәләләренә багышлап "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үткәрелде. Аны район башкарма...

Наркотик матдәләр һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне якынлашканда, майның соңгы атнасында республикада, шул исәптән районыбызда да "Наркотикларсыз тормыш" акциясе узды.

Инде хәбәр ителгәнчә, аның кысаларында, 28 май көнне, наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләргә каршы профилактика мәсьәләләренә багышлап "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды. Сөйләшүдә катнашкан балаларга белем һәм тәрбия бирү, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре, хокук тәртибе сагы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү органнары, хәрби комиссариат, иҗтимагый, дини оешмалар, район ветераннар советы җитәкчеләре, вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча комиссиясе әгъзалары бу юнәлештә алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырдылар, районыбызда яшәүчеләрдән алынган һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары сорауларына җаваплар бирделәр.

Ике сәгатьтән артык барган эшлекле сөйләшүдә проблемалар да күтәрелеп, бергәләп аларны хәл итү юллары эзләнде, ведомствоара эшчәнлекне тагын да активлаштыру буенча фикерләр әйтелде. Түбәндә, хөрмәтле укучыларбыз, сезнең игътибарга чыгышлардан кыскача гына өзекләр тәкъдим итәбез.

Илнур Мортазин, Азнакай шәһәре прокуроры урын-басары:
- Наркотиклар саклаган, тараткан өчен кануннар катгый. Мондый җинаять юлына басучыларга гомерлек ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җәза кулланылырга мөмкин. Ел башыннан шундый төр 9 җинаять эше теркәлде. Аларның 5сенә суд карары чыгарылды. Азнакайда яшәүче ханым, үзенең 3 баласы була торып, наркотиклар белән сату итә. Башкаларга "үлем" сатып, әле берәүнең дә рәхәт күргәне юк, бу ханым да нәтиҗәдә үз балаларын ятимлеккә дучар итә - аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.


Дамир Гыйләҗев, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе рәисе:
- Без бары тик гаиләләр белән тыгыз элемтә урнаштырганда, алар белән максатчан профилактик эшчәнлек алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Шунсы куанычлы, комиссиядә соңгы бер елда психотроп һәм наркотик матдәләр белән бәйләнешле бер генә эш тә каралмады. Әмма әлеге проблема киңәйтелгән утырышларда һәрчак игътибар үзәгендәге мәсьәлә булып тора.
Яман гадәтләргә каршы көрәшне сүлпәнәйтергә хакыбыз юк. Бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле. Ни дисәң дә, КДНда исәптә торган 63 яшүсмернең 26сы спиртлы эчемлекләр кулланган өчен алынган, 19 үсмер чит милеккә кул сузган өчен. Аларның барсы белән дә аерым тәрбияви эшчәнлек алып барыла, һәркайсына иҗтимагый тәрбиячеләр беркетелде.


Руслан Корбыев, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы:
- Сер түгел, районда, шәһәрдә рәсми исәпкә алынмаган "йомыкый" сәрхүшләр, "идән асты" наркоманнары да бар. Бүлекчә хезмәткәрләре әледән-әле рейдлар оештырып, аларны ачыклап торса да, фаш ителмәгәннәре дә әле күп кала. Ә бит алар хакында күршеләре, танышлары, якыннары, сыйныфташлары белә, әмма аларны туры юлга чыгару, вакытында дәвалау, тәмам юкка чыкканчы тиешле чаралар күрүдә бармакка бармак та сукмыйлар, безгә дә хәбәр итмиләр. Хәбәрләрне аноним да җиткерергә була. Әлеге имин булмаган гаиләләр, яман юлга баскан үсмерләрне вакытында ачыкласак, нәтиҗәсе күпкә яхшырак булыр, ялган аракы, наркотиклар сатып ятучыларны, притоннарны да бергәләп фаш итсәк, аяныч хәлләргә, җинаятьләргә дә юл куелмас, никадәр гомерләрне саклап калырга, язмышларны яхшы якка үзгәртергә мөмкин булыр иде.


Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе:
- Наркомания афәте өлкәннәребезне аеруча борчуга сала. Укучылар, яшьләр белән очрашуларда наркотик куллану, тәмәке тарту, эчүчелек кебек яман гадәтләрнең ахыры ни белән беткәнен тәфсилләп аңлатырга тырышабыз. Аларны "идән астыннан" сатып ятучыларны ачыклау максатыннан үз "тикшеренү"ләребезне алып барабыз. Шундый 4 фактны ачыкладык. Яшүсмерләргә "насвай" сатучы өлкән яшьтәге берәүнең гамәле барыбызны да тетрәндерде. Аның белән җитди сөйләшү булды. Балаларыбызны үзебез үк шундый гадәтләрдән аралыйсы урында, инде әби булган кешенең бу гамәле бернинди калыпка да сыймый. Оятсызлыкның соңгы чиге.


Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талыйбуллин:
- Ислам дине тормышыбызны җимерүче мондый гадәтләргә тискәре карашта. "Үз-үзегезне үтермәгез!", - дигән тәңребез. Элеккеге заманнарда тәмәке тартучылар, аракы эчүчеләр бик сирәк, бармак белән генә санарлык булган. Сабантуйлар якынлаша. Бу милли, матур бәйрәмебезне хәмер белән ямьсезләмик.


Элиза Мәрданшина, социаль яклау бүлеге консультанты:
- Быелның 1 апреленә гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 57 гаилә исәптә тора, аларда 102 балигъ булмаган балатәрбияләнә. Әлеге имин булмаган гаиләләрнең күпчелегендә ата-аналар даими эчүчелек белән шөгыльләнә. Быел шул сәбәпле ведомствоара исәпкә алынган 46 гаиләдә 90 бала "тәрбияләнә". Яшь кенә әти-әниләрнең сәрхүшлек юлына басуы аеруча борчу тудыра. Әлеге гаиләләр белән актив эш алып барыла. Өлкәннәр белән уздырылган тренингларның, балалар белән уен рәвешендә шөгыльләнүләрнең, махсус лагерьларда социаль тернәкләнү үтүнең, интерактив чараларның йогынтысы зур, алар берсе дә эзсез калмый
.


Рушан Йосыпов, хәрби комиссариатның бүлекчә начальнигы:
- Узган елгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә чакырулы 5 егетнең наркотиклар куллануы ачыкланды. Башкаларга да гыйбрәт булсын өчен андыйларны массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка фаш иттек. Башын яман гадәткә салган кеше тормышта беркайчан да үз урынын таба алмый, юкка чыга. Яшь буын әнә шуны аңласын иде.


Нәфисә Шәфыйкова, мәгариф идарәсе методисты:
- Ата-аналарның 97 проценты "Уңышка юл" наркотикларга каршы программага тартылган. Гаиләләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, шунсыз мөмкин дә түгел. Балалар, үсмерләрнең дәрестән соңгы вакытын файдалы, максатчан үткәрүдә өстәмә белем учреждениеләрендәге, мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең әһәмияте бәхәссез. Аларга ел дәвамында 6007 (барлык укучыларның 86 проценты) йөрде. Республика акцияләрендә, проектларда, бәйгеләрдә катнашып, районыбыз педагоглары уңышлар яулыйлар. 6 мәктәптә "Мөстәкыйль балалар" республика проекты гамәлдә. Әмма бер проблема турында әйтәсе килә: интернет челтәрендәге шикле "битләр", теләсә нинди яманлыкларны пропагандалаган сайтлар. Компьютер артында сәгатьләр буе утырган балаларыбызга игътибарлы булыйк, нинди сайтларга керүләре белән һәрдаим кызыксынып торыйк.


Фәния Рамазанова, табиб-нарколог:
- Бүгенге көндә наркологта исәптә 41 кеше тора. Аларның иң яшенә - 22, иң олысына 52 яшь. 39ы - беркайда да эшләмәүчеләр, 6сында ВИЧ-инфекция диагнозы, 7се - авылларда яшәүчеләр, 8се - хатын-кызлар. Арада ирле-хатынлы наркоман ике гаилә бар. Алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, балалар опекуннар тәрбиясендә. Узган ел исәптә торган ике токсикоманның хәзер арабызда берсе дә юк инде. Гомумән, наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларның киләчәге юк.


"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүне газета өчен Лиза Нурлыева әзерләде

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда түгәрәк өстәл артында наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту мәсьәләләрен тикшерделәр