Азнакайда терроризм турында ялган хәбәр бирүче хөкем ителде
Азнакай шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 27 яшьлек гр.А.га карата дәүләт гаепләвен яклады. 2016 елның 15 ноябрендә ул аек булмаган хәлдә Азнакай шәһәре эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шалтырата һәм террорчыларның заложниклар алулары һәм күпкатлы йортны шартлатулары турында ялган хәбәр бирә. Гр.А. үз гаебен тулысынча таный. Суд аның элеккеге...
Азнакай шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 27 яшьлек гр.А.га карата дәүләт гаепләвен яклады. 2016 елның 15 ноябрендә ул аек булмаган хәлдә Азнакай шәһәре эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шалтырата һәм террорчыларның заложниклар алулары һәм күпкатлы йортны шартлатулары турында ялган хәбәр бирә. Гр.А. үз гаебен тулысынча таный. Суд аның элеккеге хөкем карарларын да исәпкә алып, 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара. Җинаятьче аны катгый режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев