Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда теләсә кайда игълан элгән 6 кеше штрафка тартылган

Игътибар иткәнегез бармы, бүген шәһәр урамнарына чыксаң, төрле төстәге кәгазьгә язылган игъланнарның күплегеннән башлар әйләнерлек. Кайларга гына ябыштырып бетермиләр аларны: ут баганалары, чүп контейнерлары, автобус тукталышлары, подъезд ишекләре, йорт фасадлары дисеңме?! - Бу кадәр биеклеккә белдерү ябыштыру өчен әллә урындык-мазар күтәреп йөриләрме икән? Бу бит кеше буе гына җитәрлек биеклек...

Игътибар иткәнегез бармы, бүген шәһәр урамнарына чыксаң, төрле төстәге кәгазьгә язылган игъланнарның күплегеннән башлар әйләнерлек. Кайларга гына ябыштырып бетермиләр аларны: ут баганалары, чүп контейнерлары, автобус тукталышлары, подъезд ишекләре, йорт фасадлары дисеңме?!

- Бу кадәр биеклеккә белдерү ябыштыру өчен әллә урындык-мазар күтәреп йөриләрме икән? Бу бит кеше буе гына җитәрлек биеклек түгел! - ди Рәфыйка апа, Хәсәнов, Ямашев урамнарында урнашкан йортларга ябыштырылган кәгазьләрне күрсәтеп. - Йортларыбызны бер дә бизәми ләбаса бу кадәр кирәкмәс чуар кәгазьләр. Кулларыннан тотып, үзләреннән кырдырсаң, башка болай эшләмәсләр иде дә шул... Әйе, үзләренең товарларын, хезмәтләрен тәкъдим итү өчен нәрсәләр генә эшләмиләр бит хәзер.


- Мәгълүмат такталары Солтангалиев, Вәлиханов урамнарында бар. Ләкин алар шәһәрне бер дә бизәми. Чөнки кат-кат кәгазь ябыштырылганнан соң ул такталар ямьсезләнә. Ә игълан-белдерүләр өчен махсус газеталар бар, подъезд ишек кырларына түләүле такталар да урнаштырылды, - ди район башкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе Сирина Шәрәфетдинова.
Тиеш булмаган урыннарга реклама кәгазе ябыштыручыларга законга яраклы рәвештә, административ җаваплылык та каралган, югыйсә.


- Мондый игъланнарның күбесе процентка акча тәкъдим итү белән бәйле. Рөхсәтсез реклама, игълан ябыштыручыларга каршы чаралар даими оештырылып тора. Телефон номерлары буенча шалтыратып, аларны сөйләшүгә дә чакырабыз, кисәтү ясыйбыз, аңлаганнары куптара.


Ел башыннан шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 6 кеше штрафка тартылды, ди административ комиссия әгъзалары.


Мондый тикшерүләр ешрак оештырылып, кагыйдә бозучылар җавапка тарттырылыр дип ышанасы килә. Ә әкрен генә искән җилдә дә җилфердәп торучы игъланнар безнең гүзәл Азнакаебызны бер дә бизәми. Кулга җилем алып, кәгазь ябыштырганда әнә шул хакта уйлансак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда теләсә кайда игълан элгән 6 кеше штрафка тартылган