Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда телеңне йотарлык шарлотка әзерли беләләр

Мәдинә апа килене Нуриядан телеңне йотарлык шарлотка рецепты

Таллы Бүләк авылы халкы үзе ачык, үзе эшчән, үзе бердәм. Ә биредә нинди оста куллы апа-әбиләр яшәгәнен беләсезме соң сез? Әле шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Мәдинә апа Кәримова гомере буе туй үткәрүче авылдашларына чәкчәк пешергән. Авызга кабыгу эреп торган чәкчәкләренең әле дә тәме тел очында тора, дип сөйлиләр.  Ә аның күпереп пешкән ипекәйләре!

Мәдинә апа Кәримованы олуг юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе барып котлады. Ул аңа азнакайлыларның изге теләкләрен җиткереп, иңнәренә ак шәл япты.

Мәдинә апа үзе генә белгән рецептын кызлары, киленнәренә дә өйрәткән. Килене Нурия дә аш-су остасы. Аның “фирменный” шарлотка рецептын сер итеп кенә сезгә дә ачабыз.

 Бакчада җитешкән алманы кая куярга белми аптырыйсы юк. Шарлотка ясарга, әлбәттә. Алманы артык эре итми генә турап куясың. 3 йомырка сытып, аңа 1 стакан шикәр комы кушып туглыйсың. Аннары 1 аш калагы майонез, 1 стакан он, камыр күперткеч  (разрыхлитель) салып, яхшылап болгатасың. Табаны майлап, печеньены ваклап сибәсең. Камырның яртысын агызып, өстенә туралган алманы җәясең дә калганын өскә агызасың. Духовкада шарлотка кабарып, кызарып пешкәнче, аны ачмый торасың. Пешеп җитүен шырпы кадар карап белеп була, аңа камыр ябышып чыкмаса, әзер дигән сүз.

 Мәдинә Төхбәт кызының сау-сәламәт булып, якыннары кадер-хөрмәтендә әле тагын озак еллар яшәвен, ә сезгә шарлоткалы чәйләрегезнең тәмле булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев