Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда төбәк рәссамнар күргәзмәсе ачылды

Дүшәмбе, 18 ноябрьдә, Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортының икенче катындагы фойеда Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышлап, республикабызның көньяк-көнчыгышы рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Җәлил, Әлмәт, Лениногорскта яшәп иҗат итүчеләр үз әсәрләрен тәкъдим итте. Күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты һәм рәссамнарга район башлыгының Рәхмәт хатларын...

Дүшәмбе, 18 ноябрьдә, Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортының икенче катындагы фойеда Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышлап, республикабызның көньяк-көнчыгышы рәссамнары күргәзмәсе ачылды.

Анда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Җәлил, Әлмәт, Лениногорскта яшәп иҗат итүчеләр үз әсәрләрен тәкъдим итте.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты һәм рәссамнарга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, иҗат уңышлары теләде.

Картиналарда - туган ягыбызның гүзәл табигате, фидакарь кешеләре, зур төзелеш күренешләре. Татарстанның халык рәссамы, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Кульпин күргәзмәгә югары дәрәҗәдәге эшләр куелуын билгеләп үтте.

-Мондый мәдәни мирасны киләчәк буынга тапшыру өчен кечкенә шәһәрләрдә дә картиналар галереясы булыру кирәк, - диде ул.

Күргәзмә кураторларының берсе - Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев Азнакай муниципаль районы җитәкчелегенә шундый мөмкинлек тудырган өчен барлык рәссамнар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

-Шәһәребездә мондый күргәзмә ачылуына шатбыз, - ди сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Ханнанова. -Бирегә үзебезнең укучыларыбызны да алып киләчәкбез, аларга олы рәссамнар эше белән якыннан танышу яхшы дәрес булачак. Балаларның эшләреннән дә күргәзмәләр оештырылсын иде. Элек "Мизгел"дә рәссамнарга халыкка чыгу мөмкинлеге бар иде, районыбызда шундыйрак күргәзмә залын күрәсе килә.

Нефть төбәге кара алтынга гына түгел, ә алтын куллы осталарга да бай як. Якташ рәссамнарыбыз Александр Черный, Мөнирә Ильясова, Фәрит Галиев, Эльдар Кожемякин, Дамир Хафизов, Ләйсән Глазунова картиналарын райондашлар аеруча бер горурлык белән тамаша кылырлар дип ышанабыз.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда төбәк рәссамнар күргәзмәсе ачылды