Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда түбәдән төшкән кар машинаны ваткан

Мәгълүм булганча, шәһәр Советы карары нигезендә, шәхси автотранспортларны торак йортлар фасадыннан 10 метр ераклыкта гына куярга ярый. Ләкин үз милкебезгә без һәрчак битараф карыйбыз. Шулай булмаса, Актүбә бистәсендәге Татарстан урамында урнашкан йорт кырына куелган машинага да зыян килмәс иде. Узган атнада Вәлиханов урамы, 6 йорт түбәсеннән килеп төшкән боздан өлкән...

Мәгълүм булганча, шәһәр Советы карары нигезендә, шәхси автотранспортларны торак йортлар фасадыннан 10 метр ераклыкта гына куярга ярый.

Ләкин үз милкебезгә без һәрчак битараф карыйбыз. Шулай булмаса, Актүбә бистәсендәге Татарстан урамында урнашкан йорт кырына куелган машинага да зыян килмәс иде. Узган атнада Вәлиханов урамы, 6 йорт түбәсеннән килеп төшкән боздан өлкән яшьтәге ике кеше каза күрде, алар район үзәк сырхауханәсендә дәвалана.

Кинәт яуган кар, бер җылытып, бер салкынайтып торган һава торышы һәммәбезгә дә сак булырга: аска да, өскә дә караштырып йөрергә кирәклеге турында искәртә.

Йорт түбәләреннән кар (боз да булырга мөмкин) ишелеп төшү куркынычы булса, аяк асты бозлавык. "Сакланганны саклармын", дигән бит Алла да, шуның өчен аска да, өскә дә карап йөрик, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда түбәдән төшкән кар машинаны ваткан