Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Татарстанның яшьләр лидерлары слеты узды

Азнакайда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында эшчәнлек алып баручы яшьләр лидерлары слеты узды Әлеге чараны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, яшьләр эшләре буенча идарә, Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең җирле бүлекчәсе оештырды. Нефть төбәгенең яшьләре һәм яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында тыгыз элемтә тудыру чараның төп максаты булды. Баулы экстрим-тренинг белән башланып киткән...

Азнакайда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында эшчәнлек алып баручы яшьләр лидерлары слеты узды

Әлеге чараны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, яшьләр эшләре буенча идарә, Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең җирле бүлекчәсе оештырды.

Нефть төбәгенең яшьләре һәм яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында тыгыз элемтә тудыру чараның төп максаты булды.

Баулы экстрим-тренинг белән башланып киткән слет «Парус» спорт-туристик базасы территориясендә узды. Ул чыннан да экстрималь булды, чөнки яшьләр кайбер этапларны 13 метр биеклектә үтте.

«Слеттан гомумән башка кешеләр булып китәбез. Без бер-беребезне ярымсүздән дә аңларга, башкаларның фикерен ишетә белергә өйрәндек!» - диде Баулы муниципаль районы яшьләр лидеры.

Команда төзү буенча тренинг тәмамлангач, активистлар пенйтбол буенча ярышларда катнашты.

Слет кич белән генә тәмамланды. Командаларга Азнакай яшьләр эшләре буенча идарәсенең рәхмәт хатлары, "Баулы курс" экстрим-тренинг үтүләре турында сертификлар тапшырылды.

Расиль Гараев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Татарстанның яшьләр лидерлары слеты узды