5 июнь - Әйләнә-тирәне сак-лау көнендә республи-каның 14 шәһәрендә, шул исәптән Азнакайда, "Татарстанда чиста булачак" дип аталган экологик марафон үтте.
Бу көнне шәһәрдә яшәүче олысы-кечесе Кара елганың яр буйларын чүптән арындырырга чыкты. Шәһәр халкы бөтен чүбен бирегә ташыган диярсең! Ниләр генә юк монда: ватык шешәләр, пластик савытлар, аяк киемнәре, төрле...
5 июнь - Әйләнә-тирәне сак-лау көнендә республи-каның 14 шәһәрендә, шул исәптән Азнакайда, "Татарстанда чиста булачак" дип аталган экологик марафон үтте.
Бу көнне шәһәрдә яшәүче олысы-кечесе Кара елганың яр буйларын чүптән арындырырга чыкты. Шәһәр халкы бөтен чүбен бирегә ташыган диярсең! Ниләр генә юк монда: ватык шешәләр, пластик савытлар, аяк киемнәре, төрле пакетлар, каплар... Беренче карашка, әлеге чүпләрне көн буе йөрсәң дә җыеп бетерә алмассың кебек. Әмма "Күз курка, кул эшли", - дип тырышкан өмәчеләр автовокзал кырыннан Җиңү паркына кадәр юл үтеп, барлыгы 10 тонна чүпне тиз генә арада җыйды да куйды.
Ничек кенә булмасын, кеше үзе яшәгән җирне пычратырга түгел, ә тазартырга, бизәргә тиештер. Экологик марафонда катнашучылар да зур энтузиазм, оптимизм һәм хезмәт җимешләренең бушка булмавына ышаныч һәм өмет белән тазартты тирә-якны.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев