Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр

Азнакайда урамга чыгасыңмы, кибеткә керәсеңме, офистамы - татарча рәхәтләнеп сөйләшкәннәрен ишетергә була. Район халкының 80 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шуңа күрә бу һич тә гаҗәп түгел. Шулай да глобальләшү заманында туган телебезне югалту безгә дә янамый кала алмый. Аны саклау буенча районда нинди эшләр башкарыла? Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр...

Азнакайда урамга чыгасыңмы, кибеткә керәсеңме, офистамы - татарча рәхәтләнеп сөйләшкәннәрен ишетергә була. Район халкының 80 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шуңа күрә бу һич тә гаҗәп түгел. Шулай да глобальләшү заманында туган телебезне югалту безгә дә янамый кала алмый. Аны саклау буенча районда нинди эшләр башкарыла? Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Илгизә Ильясова белән әнә шул хакта әңгәмә кордык.

- Илгизә Миркасыймовна, "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Закон районда ничек үтәлә?

- Бүгенге көндә туган телебезне, тарихыбызны өйрәнү, яшь буында милли үзаң формалаштыру, иҗади, көндәшлеккә сәләтле, сыйфатлы белем алган заманча шәхесләр тәрбияләү - район милли мәгарифе алдында торган әһәмиятле бурычлар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли мәгарифне үстерү максатында махсус комплекслы программа төзелде. Ул балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирүне, уку-укыту телен ирекле сайлау мөмкинлеге тудыруны; барлык мәгариф учреждениеләрен милли дәреслекләр, методик кулланмалар, уку әсбаплары белән тәэмин итүне, ана телендә белем һәм тәрбия бирүнең матди базасын ныгытуны күздә тота. Районыбызда татар теле, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә дә 100 процент өйрәнелә.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 6489 укучы бар. Шуларның 5359-ы (82,6%) татар милләтеннән, 712-се (11%) рус, калганнары чуваш, мари, башкорт, әрмән, әзербайҗан, үзбәк, таҗик милләтеннән.

Татар балаларының 3749ы шәһәр мәктәпләрендә, 1610ы авыл мәктәпләрендә укый. Кызганычка каршы, аларның 30,04 проценты гына туган телдә белем ала. Бу шәһәр мәктәпләрендә татар балаларының рус классларында укуы белән аңлатыла. Әлеге проблеманы хәл итү максатында быелгы уку елында шәһәребезнең 4 мәктәбендә татар сыйныфлары ачылды.

- Оптимальләштерү татар мәктәпләренә кагылдымы?

- Районда татар мәктәпләре саны сакланып калды. Бүген туган телдә белем бирүче 1 гимназия, 8 гомуми урта, 8 төп, 8 башлангыч татар мәктәпләре филиал булып эшләп киләләр. Татар-рус телендә белем һәм тәрбия бирүче 6 мәктәп эшли. Рус мәктәпләренең саны - 7.

- Татар теле укытучыларының мөмкинлекләре хакында ниләр әйтер идегез?

-Район мәктәпләрендә 103 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Аларның барысы да югары белемле. Укытучыларыбыз заман белән бергә атлыйлар.Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында агымдагы уку елында 56 укытучы белемен күтәрде. "Безнең иң яхшы укытучы" республи­ка грантында соңгы 4 елда 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңүгә иреште. Өс­тенлекле милли "Мәгариф" проектында 3 татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңүче булды. "Ел укытучысы", "Мастер-класс" республика бәйгеләрендә дә укытучыларыбыз актив катнаша.

Республика олимпиадаларында укучыларыбыз 15 ел дәвамында уңышлары белән куандыра. Узган уку елында 3 җиңү, 4 призлы урын, быел 5 призлы урын яуладык. Шулай ук Халыкара олимпиадада 3 укучыбыз җиңүгә иреште. Болар да белем бирүнең сыйфат күрсәткече.

-Әңмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр