Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ташландык бакча йортларына сукбайлар, сәрхүшләр ияләшкән

«Бакчам гади, үсми анда әфлисуннар, бананнар», - дип җырлыйлар. Кая ди ул банан белән әфлисун, хәзер күбесендә шомырт белән чияне дә эзләп таба алмыйсың! Шәһәребез тирәсен яшеллеккә күмеп әле кайчан гына шаулап-гөрләп үсеп утырган бакчалар хәзер иң күңелсез, шыксыз урынга әйләнде. Икътисади киеренкелектә бары тик суны туктату җитте, аннан китте:...

«Бакчам гади, үсми анда әфлисуннар, бананнар», - дип җырлыйлар. Кая ди ул банан белән әфлисун, хәзер күбесендә шомырт белән чияне дә эзләп таба алмыйсың!

Шәһәребез тирәсен яшеллеккә күмеп әле кайчан гына шаулап-гөрләп үсеп утырган бакчалар хәзер иң күңелсез, шыксыз урынга әйләнде.

Икътисади киеренкелектә бары тик суны туктату җитте, аннан китте: башта торбаларны урлап бетерделәр, аннан су тәпәннәрен, будкалар актарылды, яндырылды.

[ФОТОРЕПОРТАЖ]

Бакча уңышы үзеңә тәтемәде, аны син өлгергәнче килеп җыеп киттеләр. Чарасызлыктан хуҗалары ташларга мәҗбүр булган бакча йортларына сукбайлар, сәрхүшләр ияләште. Берәвенең тәмам череп бетә язган гәүдәсе табылуын азнакайлылар хәтерлидер әле. Бермәлне алар җинаять оясына әверелде.

Дөрес, хәзер инде мондый очракларны сирәгрәк ишетәбез. Полиция хезмәткәрләренең уяулыгы, тырышлыгы белән әлеге күренешләргә чик куелып килә.


- Заманында бу җирләрдәге чирәмлекне актарып, никадәр көч куеп "Мичурин" бакчачылык ширкәте ясаган, бу урынны гөлбакча иткән идек, - ди Галия ханым Хафизова. - Күрәсез, хәзер ул чүп оясына әверелде. Табигатьнең ямьсез, кирәксез бер почмагына әйләнде.


Ә менә су бирү туктатылмаган "Дуслык", "Төзүче" һәм башка кайбер ширкәтләрдә нинди хозурлык. Нигездә бакчаларга аны гомере буе карап, тәрбияләп, биредә үзенә илаһи көч, дәрт, күңел тынычлыгы алып яшәгән, инде олыгайган апа-абыйлар, пенсиядәгеләр йөрсә дә, ял көннәрендә бала-чага тавышлары да ишетелә. Балалар, оныкларыбызны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерүдә менә дигән форсат.


Шәһәрдәшләр белән бу темага сөйләшкәндә проблеманың тагын бер ягы ачылды: су килгән бу ширкәтләрдә дә бакчаларын ташлаучылар бар икән.


- Күршемдәге бакча шундый, - ди Гөлсинә Гәрәйшина. - Аларда чүп өеме. Янгын чыгуга узгынчының бер төпчеге җитә. Ул бакчага көзен чия, алмасын җыярга керүчеләр күп, бер оңгайдан безнекеннән дә берни калдырмый сыдырып җыеп китәләр. Ә бит хуҗалары кайчан гына гаиләләре белән килеп эшли дә, биредә ял да итеп китәләр иде. Әти-әниләре вафатыннан соң балаларына аның кирәге калмады. Җирнең кадере елдан-ел арта, исләренә төшәр дә, соң булуы бар. Үз кулларың белән үстергән алма, чия, карлыган, кыяр, помидорга җитәме соң!


Бакчаларыбызның күбесе бүген әнә шулай ташландык хәлдә. Шау чәчәккә күмелеп, җиләк-җимеш уңышына төренеп утырасы җирләребез елап, безгә рәнҗеп ятадыр төсле. Аларга кушылып хуҗаларының җаны сыкрый.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ташландык бакча йортларына сукбайлар, сәрхүшләр ияләшкән