Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тарихчы Альберт Борханов белән очрашу үтте

Бүген район үзәк китапханәсендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр, техникумда белем алучы егет-кызлар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, РАН каршындагы фәнни шура әгъзасы, ТРның Атказанган фән эшлеклесе Альберт Борханов белән очраштылар.

Танылган тарихчы быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап, үзе катнашкан экспедиция йомгаклары белән таныштырды. Аның мавыктыргыч чыгышы Ибне Фазланның Болгар дәүләтенә сәяхәте, мең елдан соң аның шушы юлын үткән тарихчыларыбызның яңа ачышлары хакында иде.

– Татарстанда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап күптөрле мөһим чаралар үткәреләчәк, – диде ул. –Тарихны энҗе бөртекләредәй барлаган азнакайлылар аларда актив катнашыр, дип уйлыйм, җирлекнең үзендә дә алар шактый булачак һәм әзерлек инде бара дип беләм. Бу истәлекле дата барыбызны да уйландырыр, тамырларыбызны тагын да тирәнрәк барлатыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев