Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тантаналы шартларда “Призывник көне” узды

Аларның егет булып өлгергән, көч-гайрәт ташып торган чагы. Әнә, нинди юан-юан түмәрләрне дә ничек җиңел генә, тиз генә ярып та ташладылар, күз дә иярми калды. Солдат кухнясында да сынатмаслар кебек: чиләк тулы бәрәңге минутлар эчендә әрчелеп тә бетте. Автоматны сүтеп җыю, төгәллек һәм ераклыкка граната, пневматик коралдан ату, хәрби киемгә...

Аларның егет булып өлгергән, көч-гайрәт ташып торган чагы. Әнә, нинди юан-юан түмәрләрне дә ничек җиңел генә, тиз генә ярып та ташладылар, күз дә иярми калды. Солдат кухнясында да сынатмаслар кебек: чиләк тулы бәрәңге минутлар эчендә әрчелеп тә бетте. Автоматны сүтеп җыю, төгәллек һәм ераклыкка граната, пневматик коралдан ату, хәрби киемгә яка тегү, автомобильне оста йөртү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, турникта мөмкин кадәр күбрәк күтәрелү... - булачак солдатларны сынауларның берсе дә каушатмады, әйтерсең лә көндәлек шөгыльләре... Ә бәлки шулайдыр да. Соңгы вакытта спорт яшьләр арасында модада. "Призывник көне"н ачып, хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә хәер-фатихасын ирештергән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да шуны ассызыклады.
-Сезнең белән горурланабыз, - диде ул. - Шулай ук зур ышаныч-өметләр дә баглыйбыз. Азнакай данын төшермичә хезмәт итегез. Кайткач, районны үстерү, аның икътисадын ныгытуга актив кушылырсыз, дип уйлыйбыз һәм сезне туган якта көтеп калабыз.
Район җитәкчесенең сүзен дәвам итеп, республика хәрби комиссариатының Аз-накай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы урынбасары Рушан Йосыпов, эчке эшләр бүлеге ветераны, отставкадагы майор Нурулла Гобәйдуллин, улларын хәрби хезмәткә озатачак әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Зөлфидә Шәйсолтанованың изге теләкләрен дә егетләр күңелләрендә озак саклар әле.
Бүгенге көндә ил чикләрен саклаган Чалпы егетләре Равиль һәм Ринат Низамовларны үзенә үрнәк итеп куйган Рәмис Шәйсолтанов, при-зывниклар командасы капитаны Даниил Шмелев, десантчы булу теләге белән янган Руслан Зәкуанов белән сөйләшкәч, бүгенге чарага җыелган егетләрнең хәрби хезмәтне лаеклы үтәчәгенә тамчы да икеләнү калмады.
Азнакай ДОСААФы оештырган бәйгеләрне дә бик оста үтте алар. Унсигез, егермеләре әле генә тулган егетләр машина белән дә, корал белән дә шулкадәр оста идарә итәргә кайчан гына өйрәнеп өлгерде икән?!
- Менә ярышларны күзәтеп йөрим, армиягә бер дә начар егетләр җибәрмибез, кулларыннан бар да килә, - дип фикеремне раслады баш судья, "Патриот" фонды директоры Данис Мусин да.
Хәрби комиссариат бүлегенең призывниклар белән эшләү отделениесе начальнигы Әлфис Дәүләтшинның әйтүенә караганда, язгы чакырылышта армия сафларына районнан 80ләп егет китәчәк. Узган ел алынганнары инде кайта башлаган, хәрби хезмәттән барсы да канәгать.
Дүшәмбе көнне Азнакайның дистәдән артык егете республика хәрби комиссариатына юл тотты. Күптән килгән гадәт буенча, аларны тантаналы шартларда озаттылар.

Лиза Нурлыева


Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тантаналы шартларда “Призывник көне” узды