Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда талпаннар активлаша

Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Ә ул, белүегезчә, вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә агачлык,...

Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар.

Ә ул, белүегезчә, вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә агачлык, куамклык һәм урманнарга барсагыз саклану чараларын күрегез. Киемегез ачык булмасын, ике сәгать саен талпан юклыкка бер-берегезне тикшерегез. Шуны онытмагыз, талпан тәндә озаграк торган саен, инфекция йоктыру куркынычы да ныграк арта.

Әлбәттә, иң отышлы ысул - вакцина ясату. Ә инде талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда талпаннар активлаша