Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды

Соңгы елларда җирлегебездә спортка зур игътибар бирелә башлады. Төрле республикакүләм чемпионат, ярышларның Азнакайда уздырылуы да әнә шул хакта сөйли. Әледән-әле көрәшчеләребезне, хоккейчыларыбызны, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчыларыбызның уңышлары турында ишетеп торабыз. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә район-шәһәрдә барлык мөмкинлекләр тудырылган: боз сарае, бассейн эшли. Узган ел җирлегебездә 4 универсаль спорт...

Соңгы елларда җирлегебездә спортка зур игътибар бирелә башлады.

Төрле республикакүләм чемпионат, ярышларның Азнакайда уздырылуы да әнә шул хакта сөйли. Әледән-әле көрәшчеләребезне, хоккейчыларыбызны, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчыларыбызның уңышлары турында ишетеп торабыз.

Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә район-шәһәрдә барлык мөмкинлекләр тудырылган: боз сарае, бассейн эшли. Узган ел җирлегебездә 4 универсаль спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылган булса, быел аларның саны тагын алтыга артты. Киләсе елда исә Азнакайда заманча инвентарьлаштырылган, җыйнак, матур җиде мәйданчык сафка басачак.


Шушы көннәрдә балаларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнер өчен тагын бер урын барлыкка килде: 7 нче мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.


- Азнакайда элек-электән спортка гашыйк халык яши. Яшьләребез төрле спорт чараларында, бәйгеләрдә дә сынатмыйлар, республика, Бөтенроссия күләмендә призлы урыннар яулыйлар. Республикада, шул исәптән районыбызда, халыкның тормыш рәвеше сыйфатлы булсын, тагын да яхшырсын өчен күп эшләр алып барыла, әлеге спорт мәйданчыклары төзелеше дә шуларның бер өлеше булып тора. Ул балаларны спортка тартуга үз өлешен кертер дип ышанып калам. Мәйданчык беркайчан да буш тормасын иде, - диде тантанада чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.


Тантана барышында әлеге объектны сафка бастырган "Гарант" җәмгыяте җитәкчесе Наил Ильясовка, оешма хезмәткәрләренә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлек бүләкләре тапшырылды.


- Кеше өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Балаларның буш вакытын үткәрү, ә иң мөһиме-спорт белән шөгыльләнү урыны булу бик әйбәт. Әлеге корылма спорт өлкәсендә уңышлар яулаячак булачак чемпионнарыбызның башлангыч мәйданчыгы булсын, иде, - ди 7 нче мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов.


Бүгенге тантанадан якын-тирәдә яшәүчеләр дә читтә калмаган. Балаларның шатлыгын уртаклашырга әби-бабайлар да чыккан хәтта.


- Заманча спорт корылмасыннан күзләр камаша. Спорт белән шөгыльләнү урыннары булдырылу куанычлы хәл. Моннан соң сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләрнең саны тагын да артыр, зур эш башкарганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт, - дип шатлыгы белән уртаклашты Гариф абый.


Символик ал тасма киселгәннән соң "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышлар ясадылар, 7 һәм 8 нче мәктәп укучылары футболда көч сынашты.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды