Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тагын бер шагыйрә туды

Туган ягыбызның табигате матур, халкы тырыш, сәләтләргә бай. Бүген район үзәк китапханәсендә узган Сәрвәр Хәнипованың иҗат кичәсеннән соң тагын бер кат Азнакаебыз өчен горурланып куйдым. Соң булса да, уң булсын диләр бездә. Шигърияткә алтынчы дистәсен түгәрәкләгәннән соң гына килсә дә, Сәрвәр ханымның йөрәгендә иҗат ялкыны балаларга туган телебезне укытканда ук...

Туган ягыбызның табигате матур, халкы тырыш, сәләтләргә бай. Бүген район үзәк китапханәсендә узган Сәрвәр Хәнипованың иҗат кичәсеннән соң тагын бер кат Азнакаебыз өчен горурланып куйдым.

Соң булса да, уң булсын диләр бездә. Шигърияткә алтынчы дистәсен түгәрәкләгәннән соң гына килсә дә, Сәрвәр ханымның йөрәгендә иҗат ялкыны балаларга туган телебезне укытканда ук тугандыр. Ул бит бу игелекле һөнәргә 27 ел гомерен багышлаган, күпме милләт җанлы укучылар тәрбияләп очырган. Шулай булмаса, бер ел эчендә ике китаплык шигырьләр туплап булмас иде. "Йөрәк түрләремнән җырларым" һәм "Яшьлеккә сәяхәт" дигән җыентыкларында авторның туган ягына, әти-әнисенә, балаларына булган мәхәббәт хисләре, замана афәтләренә карата нәфрәте чагылыш тапкан.

Кичәгә Сәрвәр Хәнипованың туганнары, Сукаештан авылдашлары, хезмәттәшләре - 7 нче мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов җитәкчелегендә бер төркем укытучылар, җирле шагыйрьләр, китапханәчеләр һәм шигьрият сөючеләр җыелган иде. Аның адресына бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр яуды. Үзешчән композиторларыбыз һәм җырчыларыбыз башкаруында күңелләрне кузгатырлык көйләр яңгырады.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тагын бер шагыйрә туды