Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда табылган «шартлаткыч» экспертизага җибәрелде

Азнакайда күпфатирлы йортларның берсендә ясалма шартлаткыч җайланмага ошаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр халыкны шөбһәләндереп, янәдән шәхси куркынычсызлык турында уйланырга мәҗбүр итте. Билгеле булганча, 25 ноябрьдә Гагарин урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде. Урынга тиз арада ашыгыч хезмәт машиналары килде, ишегалды әйләндереп алынды. - 14.30 сәгатьтә дежур бүлеккә шул йортта...

Азнакайда күпфатирлы йортларның берсендә ясалма шартлаткыч җайланмага ошаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр халыкны шөбһәләндереп, янәдән шәхси куркынычсызлык турында уйланырга мәҗбүр итте.


Билгеле булганча, 25 ноябрьдә Гагарин урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде. Урынга тиз арада ашыгыч хезмәт машиналары килде, ишегалды әйләндереп алынды.


- 14.30 сәгатьтә дежур бүлеккә шул йортта яшәүче кешедән ясалма шартлаткыч җайланмага ошаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр алынды. Урынга чыккан оператив тикшерү төркеме шикле пакетның подъезд ишегенә бәйләнеп куелганын раслады һәм полиция хезмәткәрләре йортка килеп, тиешле чаралар башкарды. Казаннан шартлаткычны зарарсызландыру бригадасы чакырылды, - дип хәбәр итә Азнакай районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров. - Саперлар махсус техник чаралар ярдәмендә табылган җайланманы ишектән алды. Бәхеткә, проводлар һәм кесә телефоны күренеп торган пакетның шартлаткыч булмавы ачыкланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оператив-тикшерү чаралары вакытында әлеге йортта яшәүчеләр үзләрен сабыр тотты, шау-шу күтәрмәде.


Эчке эшләр бүлегенең оператив-тикшерү төркеме, ФСБ хезмәткәрләре белән берлектә, төн дәвамында җинаятьчеләрне эзләде. Икенче көннең иртәсендә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән өч ир-ат тоткарланды.


Бүгенге көндә "зарарсызландырылган шартлаткыч" экспертизага җибәрелде. Җәмәгать тәртибен бозучыларны нинди җәза көтә, дигән сорауга Илдар Шакиров аларның РФ Җинаятьләр кодексының 213 нче маддәсе буенча (хулиганлык) җавап-лылыкка тартылачагын белдерде.


Полиция подполковнигы билгеләп үткәнчә, бу беренче генә очрак түгел. Моңа кадәр балалар мәктәптә бомба куелуы турында хәбәр иткән булган. Хәтта олылардан да мондый хәбәрләр килә. Аларның күбесе шаярту нияте белән эшләнә һәм шалтыратулар һәрвакыт аноним була. Ләкин барлык очракларда да гаеплеләрнең кем икәне тиз вакытта ачыклана һәм алар закон каршында җитди җавап тота.


Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда табылган «шартлаткыч» экспертизага ќибђрелде