Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда табигатьнең ямьсез көне юк

Февраль белән март айлары безне кызык итәргә уйладылар ахры: үз вазифаларын алыштылар. Үзенең күз ачкысыз бураннары, салкын көннәре белән аерылып торган февральдә ялтырап кояш чыкты, урамнардан гөрләвекләр йөгереште. Март ае да баштан бик ягымлы һәм җылы булды. Кояшлы, матур көннәргә ияләнеп киткәндә генә, "Мин үз кодрәтемне күрсәтмәдем бит әле" дигәндәй...

Февраль белән март айлары безне кызык итәргә уйладылар ахры: үз вазифаларын алыштылар. Үзенең күз ачкысыз бураннары, салкын көннәре белән аерылып торган февральдә ялтырап кояш чыкты, урамнардан гөрләвекләр йөгереште. Март ае да баштан бик ягымлы һәм җылы булды. Кояшлы, матур көннәргә ияләнеп киткәндә генә, "Мин үз кодрәтемне күрсәтмәдем бит әле" дигәндәй күз ачкысыз бураннары, суыклары белән "февраль" килеп җитмәсенме? Ябалак-ябалак кар яуды, җил дулады, буран котырды. Инде шәрәләнеп килгән җир өстенә кар көртләре өелде. Өй кыекларына янәдән сөңгеләр эленде, боз кантарлары белән чуарланган юллар кар белән тигезләнеп калды. Янә кыш килде...

- Кара инде, ничек матур булып кар ява, - дип кешеләр кышның соңгы мизгелләре белән хозурланып калырга ашыкты.

- Икмәк ява, байлык ява. Басу-кырларга өстәмә дым сеңә , - дип сөенделәр авыл агайлары...

"Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә" дигәндәй. Табигатьнең болай шаяруы зур бәла-каза, фаҗигаләргә дә китерде. Кемнәрдер юлларда адашып калды, кемнәрдер юл һәлакәтләренә очрады, кемнәрнеңдер өстенә түбәләрдән кар өемнәре килеп төште. Телевизор, радио, интернетларны ачсаң, коточкыч юл һәлакәтләре, фаҗигаләр турында хәбәрләр.

- Шимбә көнне кичен Җәлил бистәсенә барган идем, - ди Рудис. - Буран, кар, җир өстендә берни күренми. Ходай үзе генә саклады инде.

- Буранлы шимбәдә Азнакай районында ике юл һәлакәте теркәлгән. Азнакай - Югары Стәрле - Күктәкә юлында "ВАЗ" автомашинасы белән "Фиат" ; Азнакай - Дүсем юлында исә "ВАЗ" белән "Шевроле" бәрелешә. Мондый һава шартларында бик сак булырга кирәк тә бит юкса, әмма ике очракта да юл кагыйдәләре төгәл үтәлми. Нәтиҗәдә, ике "ВАЗ" шоферы да авыр хәлдә сырхауханәгә китерелә.

Әйе, буранның иң "котырынган" чоры шимбәгә туры килде. Районның барлык хезмәт күрсәтүче оешмалары бу көнне бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә "җикте". Якшәмбе көнгә иртәнгә шәһәрара юллар яхшылап чистартылып куелган. Тик менә авыл җирлекләрендә генә проблемалар бар. МППБ и О, ТСЖ хезмәткәрләре дә һәрвакыттагыча иртәнге 5 тән үк хезмәт вахтасына басты. Алар шәһәр эчендәге юлларны, тротуарларны кардан чистарттылар. Төш якынлашып килгәндә дә алар әле кар көриләр иде.

- Менә бит яз җиттте дигәндә кыш булды. Арып беткәнсездер инде, - дим ничә сәгать дәвамында кар көрәүче ишек алды җыештыручы Нәҗибә Әхмәдишинага.

- Ю...к! - ди ул елмаеп. - 30 ел дәвамында ишек алды җыештырам. Эшемне бик яратам. Әнә бит ничек матур итеп кар ява. Саф һава. Пенсиядә булсам да, бер дә өйдә ятасы килми әле.

Әнә шулай кемнәрдер табигать шаяруын тәрәзә аша күзәтеп торса, икенчеләре кулларына көрәк алып кар көрәргә чыга. Сулышлар иркенәеп, тәннәр язылып китә. Табигатьнең беркайчан да начар булганы юк аның. Бары тик аннан үзеңә файда ала да, саклана белергә дә кирәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда салкыннар әле алга таба да булачак. Үзебезгә, якыннарыбызга игътибарлы һәм сак булыйк! Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда табигатьнең ямьсез көне юк