Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан шәһәребезнең "Акчарлак" ресторанында кичә үтте. Анда "халык дошманы" тамгасы алып, гөнаһсызга җәберләнгәннәрнең балалары - барлыгы 80 кеше җыйналды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия елларының бүген дә күпләрнең күңелендә саклануын билгеләп үтте. - Сау-сәламәт булыгыз,...

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан шәһәребезнең "Акчарлак" ресторанында кичә үтте. Анда "халык дошманы" тамгасы алып, гөнаһсызга җәберләнгәннәрнең балалары - барлыгы 80 кеше җыйналды.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия елларының бүген дә күпләрнең күңелендә саклануын билгеләп үтте.


- Сау-сәламәт булыгыз, әти-әниләрегез рухына догалар кылып яшәгез. Үз чиратыбызда без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз, - диде ул кичәнең мөхтәрәм кунакларына.


Мул табын артында авыр, фаҗигале балачак истәлекләре яңарды. Өлкәннәр тарихи дөреслекнең торгызылып, әти-әниләренең якты исемнәре кире кайтарылуына сөенечләрен, бүгенге матур тормышка куанып яшәүләрен белдерделәр, күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен җитәкчеләргә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.


- Кулак дип яла ягып, бар мөлкәтебезне тартып алганнар. Миңа ул чакта - 1 яшь, олы апама 6 яшь булган. Әтине алып киткәч, әни теләсә-кемнең мунчасында, абзарында кунып йөрергә мәҗбүр булган. Апам, шунда салкын тидереп, якты дөньядан киткән. Әтиебез 1937 елда акланып кайтты, - ди Даимә апа Латыйпова. Ул үзе гомере буе укытучы булып эшләгән.


Кәкре Елгадан Кәбир ага Вәливнең дә күңел түрендәгесе ташыды.


- Гел "бишле"гә генә укый идем. Әтигә гаеп ягылгач, фотосурәтемне мәктәпнең Мактау тактасыннан алдылар, бик күңелем төште. Йорт-җирсез, мал-туарсыз урамда басып калдык. Гомерем буе "халык дошманы малае" түгеллегемне расларга тырышып яшәдем. Авылымны күтәрү өчен зур көч куйдым, - ди ул.


Кәбир ага бүген - "Авылның мактаулы гражданины", Кәкре Елганың бер урамына аның исемен кушканнар.
Самат ага Мирсәетов исә әтисе күргәннәрне "Бишенче колонна" дигән китабында тасвирлаган.


Кичә әнә шулай чыгышлар, җыр-моң белән үрелеп барды. Соңыннан һәр кунакка бүләк тапшырылды.
Бу көнне "Яшь Гвардия"челәр Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр куйды.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды