Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда стратегик башлангычлар нәтиҗәсен бирә

Күптән түгел "Азнакайнефть" идарәсенең хезмәт коллективы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Конференция эшендә "Татнефть" АҖнең баш инженеры - генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары Наил Ибраһимов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" АҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин, шулай ук идарәче компанияләр директорлары, арадаш һәм башкарма предприятиеләр җитәкчеләре,...

Күптән түгел "Азнакайнефть" идарәсенең хезмәт коллективы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Конференция эшендә "Татнефть" АҖнең баш инженеры - генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары Наил Ибраһимов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" АҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин, шулай ук идарәче компанияләр директорлары, арадаш һәм башкарма предприятиеләр җитәкчеләре, барлыгы 147 делегат катнашты.
2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга алда торган мәсьәләләр турында идарә җитәкчесе Марат Җәләтовның доклады тыңланды. Доклад буенча фикер алышып, идарәнең баш геологы Венера Таипова, 4 нче нефть һәм газ чыгару цехы җитәкчесе Вячеслав Едутов, ОРС һәм ПНП бүлеге җитәкчесе Эдуард Поздняков, "ТМС групп" ААҖ ИК баш инженеры - директорның җитештерү буенча беренче урынбасары Әнвәр Яруллин чыгыш ясады. Шулай ук узган елда коллектив Килешүенең үтәлеше турында профком рәисе хисап тотты һәм 2016 елдагысына кертелгән тәкъдимнәр белән таныштырды.
Узган елда "Азнакайнефть" коллективы "Татнефть" АҖ тарафыннан куелган барлык техник-икътисади күрсәткечләрен үтәп чыгуга иреште. Компания җитәкчелеге 2025 елга кадәрге иң алда торган өстенлекле бурычларны күрсәтте, алар компания буенча нефть чыгаруны елына 30 млн тоннага үстерү, капиталь һәм удел операция чыгымнарын 10 процентка киметүдән гыйбарәт.
Ел дәвамында табылган продукциянең сулылыгы - 88,8 процент тәшкил итә. 2014 ел белән чагыштырганда 0,2 процентка үскән, ягъни 1,5 млн тонна сыеклык дигән сүз. Бер тонна нефтькә 179 кВт электр энергиясе күбрәк тотылган, димәк, чыгымнарны башка чаралар хисабына компенсацияләргә кирәк булып чыга. Шулай итеп, агымдагы елда төп игътибар энергия тотуны киметү өлкәсендә чаралар өстендә эшләүгә юнәлтелә. Ел йомгаклары буенча, сулыклары 90 процентлы скважиналардан нефть табу 33 процент тәшкил итте. Барлыгы 136 чыгымга эшләүче һәм 939 рентабельсез скважина исәпләнә. Әлеге скважиналардан алынган продукция алмаш чыгымнарны гына капларга җитә (алар - электр энергиясе, нефть хәзерләүгә киткән газ, реагентлар һәм материаллар). Бу фонд зыянга эшләү сызыгында. Шуңа күрә дә беренче кварталда геология һәм инженерлык хезмәтенә фондның рентабельлелеген күтәрү буенча 2016-2018 елларга чаралар планын эшләү кирәклеге әйтелде.
Узган елда нефть чыгаруны тәэмин итүче төп чаралар дип, тәүлегенә 16,7 тонна бирүче (компания буенча 10 тонна) 55 яңа скважинаны әйтергә кирәк. Алар ярдәмендә генә дә 154 мең тонна нефть табылды. Аннан килеп, өстәма ПРС вахталары булдыру, чит бригадаларны җәлеп итү, "ТМС-групп" звеноларын арттырып, эчке ГТМ үткәрү күләмен үстерү нәтиҗәсендә өстәмә 128 мең тонна нефть алуга ирешелде.
Инвестицион программаны кабаттан карап чыгу, кечкенә диаметрлы скважиналар күләмен арттыру һәм ян көпшәләр кушу өстәмә 40 мең тонна нефть алырга мөмкинлек тудырган.
- Көнлек туктап торуларны кыскарту нәтиҗәсендә нефть алуны 40 мең тоннага арттыруга ирешелде, - диде докладчы, - промысел җитәкчеләренең бурычы - тик торуларны 480 тоннадан югары күтәрмәүгә ирешергә кирәк.
113 ГРП үткәрелеп, 76 мең тоннадан артык нефть алуга ирешелгән, бу бер скважинага уртача көнлек үсеш 5 тонна дигән сүз. 36 скважинада ОРЭ технологиясен кулланып, өстәмә тагын 16 мең тонна нефть алынган. Шул уңайдан, бер скважинага тәүлегенә 4,7 тонна үсеш, дип бәяләнгән. "Киләсе елга безнең алда 3 млн процентка, 595 мең тонна нефть чыгару бурычы тора, - диде Марат Җәләтов. - Агымдагы елда 216 мең тонна нефть чыгару планы белән 510 чара планлаштырыла, бу узган елгы инвестицион программадан 77 меңгә, ягъни 23 процентка түбәнрәк.
2015 ел йомгаклары буенча хезмәт җитештерүчәнлеге планда күрсәтелгән 6,7 процент урынына 10 процент тәшкил иткән. Агымдагы елда аны әлегәчә ирешелгәннән 2 процентка арттырып үтәү бурычы куелды.
Дөнья базарында нефтькә бәянең тотрыксызлыгы җитештерү эшчәнлегенә башкачарак карауга этәрде. "Киләчәктә ике төрдәге компания генә калырга мөмкин, дигән әйтемне кулланмый мөмкин түгел, - диде Марат Марс улы. - Җитезләр һәм үлеләр. Хәл торышын тиз арада ачыклау һәм белеп торганда, булган резервларны дөрес куллана алганда стратегик максатларга ирешеп булачак".
Нефтьчеләр эшчәнлеге район җитәкчелегенең шәһәр һәм районда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендәге эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә, бигрәк тә быелгы юбилей елында. Шул уңайдан, узган ел "Татнефть" АҖ Азнакай шәһәрендә "Чатыр тау - Арена" спорт комплексын төзүгә, 14 балалар бакчасына, 7 мәктәпкә, балалар сырхауханәсенә капиталь ремонт ясауга, Кара елга ярын, Җиңү паркын, Җиңү һәйкәлен төзекләндерүгә, Актүбә бистәсендә хоккей кортын файдалануга тапшыруга 184 миллион сум акча бүлеп бирде.
"Татнефть" АҖ баш инженеры - генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары Наил Ибраһимов үзенең чыгышында нефть өлкәсендәге вәзгыятькә тукталды. Чыгышларны тыңлаганнан соң туган фикерләре белән уртаклашты. "Азнакайнефть" идарәсе коллективының узган елгы эшчәнлегенә уңай бәя биреп, аннан канәгать калуын белдерде. Коллективның алдагы хезмәт елында да зур уңышлар яулавын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда стратегик башлангычлар нәтиҗәсен бирә