Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

Узган атнада Мәдәни үзәктә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләре мәсьәләсе буенча эксперт сессиясе узды. Эксперт составында Татарстан республикасы Президенты Аппараты, икътисад, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан вәкилләр, югарыда күрсәтелгән районнардан җаваплы белгечләр катнашты. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Казан федераль...

Узган атнада Мәдәни үзәктә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләре мәсьәләсе буенча эксперт сессиясе узды. Эксперт составында Татарстан республикасы Президенты Аппараты, икътисад, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан вәкилләр, югарыда күрсәтелгән районнардан җаваплы белгечләр катнашты. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Казан федераль университеты вәкиле Лилия Нургатина катнашучыларны тәбрикләп, әлеге чараның республика районнарының уртак проблемаларын бергәләп чишү мөмкинлеге бирүен, муниципальара килешүләр билгеләүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Алга таба "Стратегия - 2030" программасының төп юнәлешләре хакында сөйләделәр. Эксперт сессиясендә катнашучылар эшче төркемнәргә бүленеп, үз стратегия проектларын тәкъ дим иттеләр. Сессия барышында үзара тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү шартларында районнарның социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләгәндә өстенлекле юнәлешләр ачыкланды, максат куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда социальикътисадый үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар