Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәләтле өлкән сыйныф укучыларының “Ачыш – 2014” конференциясе узды

Шәһәребезнең 9 нчы мәктәбе базасында сәләтле өлкән сыйныф укучыларының "Ачыш - 2014" район конференциясе узды. Елдан-ел укучыларның фәнни-тикшеренү эше белән кызыксынуы арта. 2011 елда үткән беренче конференциядә 23 укучы катнашса, быел оештыру комитетына 13 мәктәптән 34 эш тапшырылды. Аларның бишесе - табигый-математика, уникесе - биология-экология, унҗидесе - гуманитар-агарту юнәлешендә. Ә...

Шәһәребезнең 9 нчы мәктәбе базасында сәләтле өлкән сыйныф укучыларының "Ачыш - 2014" район конференциясе узды.


Елдан-ел укучыларның фәнни-тикшеренү эше белән кызыксынуы арта. 2011 елда үткән беренче конференциядә 23 укучы катнашса, быел оештыру комитетына 13 мәктәптән 34 эш тапшырылды. Аларның бишесе - табигый-математика, уникесе - биология-экология, унҗидесе - гуманитар-агарту юнәлешендә.


Ә экспертлар итеп республика олимпиадаларында һәм интеллектуаль конкурсларда җиңгән укучылар чакырылды.


Урсай мәктәбе укучысы Энҗе Гарифуллинаның "Авыл һәм шәһәр өлкән сыйныф укучыларының эмоциональ портреты", 9 нчы мәктәп укучылары Айгөл Динмөхәммәтова һәм Фирүзә Идрисованың "Годонимнарны белү - шәхеснең гомуми культурасы күрсәткече", Нәзилә Хөсәенованың "Әгерҗе авылында яшәүче хатын-кызларның исемнәр катламы", 6 нчы мәктәп укучылары Гөлназ Вәлиева һәм Исламия Хафизованың "Аталар һәм балалар проблемасы. Чишелеш бармы?" эшләре зур кызыксыну уятты.


Шулай ук 6 нчы мәктәптән Гүзәл Батыршинаның "Нефть пигы һәм гаусс кәкресе", 8 нче мәктәптән Гүзәл Хәйретдинова һәм Назыйм Гариповның "Хлорофитум мисалында кургашның үсемлекләр үсешенә йогынтысы", 2 нче Актүбә мәктәбеннән Артем Едутов, Игорь Петров һәм Данил Лаптевның "Актүбә: чиста су", Тымытыктан Айсылу һәм Ләйлә Әхмәтгәрәевалар, Илшат Шәйгәрдановның "Шомлану - нерв киеренкелеге факторы" эшләре җитди игътибарга лаек булды.


Алар барысы да республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак һәм махсус җыентыкта басылып чыгачак.


Миләүшә Зарифуллина,

мәгълүмати-методик үзәк психологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәләтле өлкән сыйныф укучыларының “Ачыш – 2014” конференциясе узды