Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәләтле балаларга «Чулпан-2014» премиясен тапшырдылар

Сәләтле балаларны үстерүгә районыбызда игътибар зур. Әледән-әле төрле бәйгеләр, грантлар үткәрелә. Шуларның берсе - "Чулпан" премиясен тапшыру да матур традициягә әверелде. Уналты номинация буенча узган әлеге конкурста иң яхшы укучылар, лидерлар, яшь хокук сакчылары, техниклар, конструкторлар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, журналистлар, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, яшьләр остазы бүләкләнде. [ФОТОРЕПОРТАЖ] -Сәләтле балалар...

Сәләтле балаларны үстерүгә районыбызда игътибар зур. Әледән-әле төрле бәйгеләр, грантлар үткәрелә. Шуларның берсе - "Чулпан" премиясен тапшыру да матур традициягә әверелде.

Уналты номинация буенча узган әлеге конкурста иң яхшы укучылар, лидерлар, яшь хокук сакчылары, техниклар, конструкторлар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, журналистлар, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, яшьләр остазы бүләкләнде.

[ФОТОРЕПОРТАЖ]

-Сәләтле балалар күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга зур рәхмәт, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаны ачып.

Предприятие, оешма-учреждениеләр, эшмәкәрләр дә һәр елны балаларны бүләкләүдә катнаша.

- "Чулпан" премиясе районда 1996 елда булдырылды. Быел аңа яңа сулыш өрдек - "Йолдызчык" номинациясендә Интернет аша тавыш бирделәр. Анда өч мең ярымнан артык кеше катнашты һәм җиңүчеләр шул юл белән билгеләнде, - ди бәйгенең оештыручысы, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина.

Балаларының уңышларына алардан бигрәк ата-аналары куанды.

-Улыбыз Динарис 6 яшеннән сәхнәдә. Әнисе Гөлзәминәгә охшаган, бик моңлы җырлый. Авыл сәхнәсеннән "Җырлы-моңлы балачак", "Сандугач сайрар илем", "Йолдызлык" фестивалләренә кадәр күтәрелеп, призлы урыннар яулады. Хәзер ул 6 нчы сыйныфта укый. Балаларыбызны шулай үсендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, спонсорларга зур рәхмәт, - ди Сәпәйдән Айдар Бәширов.

"Пегас" номинациясендә дипломант - Азнакай 8 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Радик Хаҗиевка да өмет зурдан. Ул шигырьләр яза, ике тапкыр Клара Булатова премиясенә лаек булган.

-Бик тырыш, дәресләрдә үзе язганннарны да, әнисе язган шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйли. Аның өстенә оста гармунчы да, - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Хәйретдинова.

Бәйрәм балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды һәм җиңүчеләр парады белән тәмамланды.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәләтле балаларга «Чулпан2014» премиясен тапшырдылар