Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы буенча республика комиссияара эшче төркеменең күчмә утырышы үткәрелде

Узган атнада Азнакайда сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы буенча республика комиссияара эшче төркеменең күчмә утырышы үткәрелде. Анда сүз бүгенге көндә актуаль - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм психоактив матдәләр куллануга каршы көрәш мәсьәләләре хакында барды. Утырышны Россия Федерациясенең Иҗтимагый палата әгъзасы, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина алып барды. Азнакайга...

Узган атнада Азнакайда сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы буенча республика комиссияара эшче төркеменең күчмә утырышы үткәрелде. Анда сүз бүгенге көндә актуаль - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм психоактив матдәләр куллануга каршы көрәш мәсьәләләре хакында барды. Утырышны Россия Федерациясенең Иҗтимагый палата әгъзасы, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина алып барды.

Азнакайга башкала кунакларыннан тыш, күрше-тирәдәге 5 районнан да вәкилләр килде. Районның "СМС (мөстәкыйль) - балалар" проектын тормышка ашыручы активистларының креатив чыгышыннан ук биредә бик кызыклы чыгышлар булачагы, азнакайлыларның тулы канлы, актив тормыш белән яшәүләре тәгаенләнгән иде.

Райондагы власть органнары халыкка ачык. Җирлектә һәр чара-вакыйга азнакайлыларның актив катнашында үтә. Халык җыеннарын аласыңмы, район җитәкчеләренең кварталларда яшәүчеләр, хезмәт коллективлары белән әледән-әле оештырылып торган очрашулары, урам бәйрәмнәре, авыл көннәре, милекчелек ширкәтләре җыелышлары... Санап кына чыкмалы да түгел. Районда бүгенге көндә 70кә якын төрле иҗтимагый оешмалар эшләп килә. Әйтик, меңнәрчә өлкәннәребезне берләштергән ветераннар советы, әфганлылар, инвалидлар җәмгыятьләре, дини берләшмәләр, хатын-кызлар, яшьләр, һәвәскәр балыкчылыр, аучылар, оешмалары, ата-аналар комитетлары, спорт-техник клублар... Аларның төп бурычы - халык фикерен җитәкчеләргә, югары даирәгә җиткерү, гомуми мәнфәгатьләрне яклау һәм хәл итү. Башкача әйтсәк: власть белән халык арасында элемтә тоту. Әлеге элемтә, уртак эшчәнлек хакында район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, районның Иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

-Машинада узышырга, парапланда очарга, чаңгы юлларын иңләргә, куркуыгызны җиңәргә теләсәгез, гомумән, сәламәт һәм ныклы рухлы буласыгыз килсә, спорт-техник клубларга килегез,-дип чакырган "Патриот" клубы директоры Данис Мусин, тәрбиянең, сәламәт яшәүнең иң әүвәл гаиләдә башлануын үз эшчәнлекләре мисалында бәян иткән "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева, дин әһелләре Александр Гудовских һәм Азат Талыйбуллинның сөйләгәннәре дә һәркемдә зур кызыксыну уятты.

2014 елда Татарстанда психоактив матдәләр кулланучы 63191 кеше исәпкә куелган. Бу - халыкның 1,66 проценты. 35218е - эчкечеләр. Республиканың наркологик диспансерында аларга медицина хезмәте күрсәтүдәге яңарышлар, иҗтимагый оешмалар белән берлектә алып барылган эшчәнлек, соңгы вакытта барлыкка килгән яңа төр наркотиклар һәм аларны ачыклау алымнары хакында баш табиб урынбасары Габбаз Төхвәтуллин бәян итте.

Сүз дә юк, шәхескә нигез сабый чактан, гаиләдә салына. Гомумпсихология кафедрасы мөгаллиме Вера Герасимованың кызыклы анализлы, тормыш мисалларыннан дәлилләр белән яман гадәтләргә каршы көрәштә гаиләнең роле турында чыгышы да күңелгә кереп калды.

Тимур Исламов фонды хезмәткәре Лилия Гуренкова үзләренең практик эшчәнлегенә - наркомания, токсикомания, эчкечелек сазлыгына батып барган яшьләрне аннан йолып алуда алып барылган чараларга тукталды. Әнә шулай бик эшлекле шартларда барды, буш сүз, теория сөйләү генә булмады әлеге җитди сөйләшү. Аны оештыручылар, бигрәк тә үзебезнең район җитәкчеләре, белгечләре очрашуны файдалы, нәтиҗәле итү өчен тырышкан. Гомумән, Азнакайның Иҗтимагый совет эшчәнлеге республикада югары бәяләнә. Утырышта Лилия Әхмәдишинага Рәхмәт хаты тапшырылу моңа янә бер дәлил.

Лиза Нурлыева

фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/659460.htm сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы буенча республика комиссияара эшче төркеменең күчмә уты...