Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда скутер, велосипед, мотоциклда йөрүче балалар юлларда куркыныч тудыра

Җәй көннәре җитү белән урамнарда скутер, велосипед, мотоциклда йөрүче балалар саны аеруча арта. Шуны тагын бер тапкыр искәртәбез: урамда велосипедта йөрү 14 яшьлек үсмерләргә генә рөхсәт ителә, ә скутерга утыру өчен 16 яшең тулуы мотлак. Мототехника руле артында күбесенчә, уналты яшькә җитмәгән, тиешле категориядәге водитель таныклыклары һәм велосипедтан башка транспорт...

Җәй көннәре җитү белән урамнарда скутер, велосипед, мотоциклда йөрүче балалар саны аеруча арта.

Шуны тагын бер тапкыр искәртәбез: урамда велосипедта йөрү 14 яшьлек үсмерләргә генә рөхсәт ителә, ә скутерга утыру өчен 16 яшең тулуы мотлак.

Мототехника руле артында күбесенчә, уналты яшькә җитмәгән, тиешле категориядәге водитель таныклыклары һәм велосипедтан башка транспорт йөртү тәҗрибәсе булмаган үсмерләр утыра. Ләкин ата-аналар шушы таләпләрне үтәмәүләре белән балаларының гомерләрен куркыныч астына куюларын аңлап җиткермиләр. Балигъ булмаган скутерчылар - иң борчулы темаларның берсе.

Күп очракта алар, кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Әмма скутер куркыныч "уенчык". Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Скутерга бары тик мотошлем киеп утырырга кирәк. Йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа карата төзелгән беркетмә-материаллар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырыла. Инспектор, үз чиратында, үсмернең ата-анасына карата административ беркетмә төзи.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәркемгә таныш: светофорның кызыл утына чыгарга ярамый! Бу, әлбәттә, туй машиналарына да кагыла. Бәйрәм дип, дәүләт теркәве номерларына да төрле "наклейка"лар ябыштырырга рөхсәт ителми. Шулай ук яңа өйләнешүче парлар машина юлындагы балаларга кәнфит ташламасыннар иде. Сабыйларның көпчәк астында калу ихтималы зур.


Район ЮХИДИ бүлеге ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне, һичшиксез, махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Автокресло, фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин.

Узган атнада гына да балаларны машинада махсус креслосыз йөрткән 17 кешегә инспекторлар тарафыннан беркетмә төзелгән. Бу әз сан түгел. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Шуның өчен аларның гомерен хәвефсез итү өчен иң элек ата-аналар җаваплылык тойсын иде.

Рафаил ШӘРӘФИЕВ, Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда скутер, велосипед, мотоциклда йөрүче балалар юлларда куркыныч тудыра