Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда штрафларны түләмичә качып йөрүчеләрне ачыклыйлар

Тагын бер мәртәбә автомобильчеләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай итеп, штрафың 500 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң, яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салына....

Тагын бер мәртәбә автомобильчеләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай итеп, штрафың 500 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң, яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салына. Шул ук вакытта 500 сумны да түләргә туры киләчәк. Бүген штрафларны түләүдән берничек тә качып булмый: ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Мәгълүматларның бердәм базасы аша штрафларны түләмичә качып йөрүчеләрне ачыклап була. Димәк, штрафларны вакытында түләвең хәерле. Ә юл-транспорт кагыйдәләрен бозмасаң - тагын да яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда штрафларны түләмичә качып йөрүчеләрне ачыклыйлар