Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шәһәр, республика, нефтьчеләр көннәрен уздыруга хәзерлек эшләре башланды

Муниципаль район, шәһәр җитәкчелегенең аерым бер вакыт аралыгында башкарылган һәм аеруча мөһим саналган эшләргә газета аша даими хисап тотуы бюджет чыгымнарының үтә күренмәлелеген тәэмин итүче нәтиҗәле гамәлгә әйләнеп килә. Бу, үз чиратында, хакимият белән халык арасындагы ышанычны арттыра, бердәмлекне ныгыта. Газетабызның бүгенге кунагы - Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих...

Муниципаль район, шәһәр җитәкчелегенең аерым бер вакыт аралыгында башкарылган һәм аеруча мөһим саналган эшләргә газета аша даими хисап тотуы бюджет чыгымнарының үтә күренмәлелеген тәэмин итүче нәтиҗәле гамәлгә әйләнеп килә. Бу, үз чиратында, хакимият белән халык арасындагы ышанычны арттыра, бердәмлекне ныгыта. Газетабызның бүгенге кунагы - Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров. Аннан соңгы вакытта башкарылган эшләр турында сөйләвен, якын арага планнары белән уртаклашуын сорадык.

- Узып баручы ай мөһим вакыйгаларга байлыгы белән аерылып торды. Шуларның берсе - яңа микрорайонда 140 урынга исәпләнгән, "Арслан" фирмасы төзегән "Тамчыкай" балалар бакчасын ачу булды. Аны тулысынча сафка бастыру һәм куллануга тапшыру 80 миллион сумга төште. Биләмәсен төзекләндерү эшләрендә "Азнакайнефть" идарәсе, бораулау эшләре, җылылык челтәрләре предприятиеләре, "Нефтемаш" заводы, "АзнакайРемСервис", "Горизонт", "Челтәрләр компаниясе", "КСТ-2000", "МППБиО" җәмгыятьләре актив катнашты. Соңгысының өлеше аеруча зур: бакча биләмәсен төзекләндерү өчен 200 машина вак таш кайтарды, 120 төп агач, 3 меңнән артык чәчәк утыртты. "Тайгер" ҖЧҖ 2150 кв. метр асфальт җәйде, бакчага илтүче җәяүлеләр юлы төзеде, автомобиль тукталышы ясады. Кыскасы, 3 млн. сумлык эш башкарды.

Безнең район һәм шәһәр вәкилләре Бөтендөнья студентларының Казанда узачак XXVII җәйге универсиадасы объекларының берсендә - 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы биләмәсен төзекләндерүдә, уңышлы эшли. Шушы вакыт эчендә анда меңнән артык кеше булып кайтты, 1000 кв. метрдан артык мәйданда брусчатка җәелде. Башкарылган эшләрне бәяләп, республика җитәкчелеге районга гомуми бәясе 5 млн. сумнан артык булган 4 спорт мәйданчыгы бүләк итте.

Хисап чорында шәһәркүләм чараларның иң зурысы һәм әһәмиятлесе милли бәйрәмебез - район Сабан туен оештыру һәм уздыру булгандыр, мөгаен. Аңа хәзерлекне алдан ук башладык. Мәйдан тирәсен корыган агачлардан арындырдык, мәйданны, аның тирә-ягын чүп-чарлардан чистарттык, төзекләндердек. Үзәк трибуна, тамашачылар өчен эскәмияләр яңартылды, ябык ашханә төзелде. Бу эшләрне башкаруда "Нефтемаш" заводы, "МППБиО" ААҖ, шәһәрдәге барлык нефть предприятиеләре, транспортчылар, ТСЖлар күп көч куйды. Ә бәйрәмнең үзенә килгәндә, ул әле моңа кадәр күрелмәгән киң колач белән узды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына, көрәш батырына бүләккә дип хәзерләнгән җиңел автомобильләр генә дә бишәү иде!

ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зариповның азнакайлыларны Президентыбыз исеменнән Сабан туе белән тәбрикләве, халкыбызның милли бәйрәмен олылап Төркиянең Тарсус, Белоруссиянең Гродненск өлкәсе Ивье шәһәрләреннән делегацияләр килүе муниципаль районыбыз өчен үзе бер зур мәртәбә иде.

21 июнь көнне, Азнакай тарихында беренче тапкыр буларак, шәһәр урамнары буйлап Универсиада уты узды. Аны каршылау һәм озату тантанасында 10 меңгә якын кеше катнашты. Аннары Р.Ишкәев исемендәге ял паркында илкүләм танылган спортчылар белән очрашу, зур концерт тамашасы оештырылды.

Июньнең тагын бер истәлекле чарасы шәһәрнең Татарстан мәйданы үзәгендә төзелгән көйле-төсле фонтан ачылу булгандыр, мөгаен. Айга якын элек кенә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның җиңел кулы белән нигезләнгән, быел мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныфы укучыларының аттестат алу тантанасына багышланган әлеге могҗиза 25 июнь көнне үзенең олы тормыш юлына аяк басучы беренче кунакларын кабул итте. Шулай итеп, төзеклеге, гөлбакчадай гүзәллеге белән килгән кунакларны сокландыручы шәһәребез тагын да матурланды, ә фонтан аның йөзек кашына әйләнергә өлгерде.

Ә инде якын арага булган планнарга килгәндә, артистларыбыз, спортчыларыбыздан торган кырык кешелек делегациябез 30 июньдә Чиләбе шәһәрендә узачак Сабан туенда катнашачак, район, республика даннарын яклаячак. Шәһәр, республика, нефтьчеләр көннәрен уздыруга хәзерлек эшләрен башладык. Урам, квартал юлларын төзекләндерү, яңа микрорайондагы мәктәп комплексын төзү эшләре дәвам итә. "Ак мәчет"тә ремонт уздырырга җыенабыз. Кыскасы, тормышка ашырган гамәлләребез дә, башкарыласылары да җитәрлек әле. Аларның барысы да шәһәр, аның халкы өчен эшләнә.

Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда шәһәр, республика, нефтьчеләр көннәрен уздыруга хәзерлек эшләре башланды