Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шәфкатьлелек марафоны үтте

Азнакайда инде матур традициягә әверелгән шәфкатьлелек телемарафоны үтте.

Район-шәһәр Мәдәният йортында старт алган марафон һәр елдагыча, туры эфирда барды. Чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның гомер-гомергә ярдәмләшеп, тормыш сынауларында бер-берләренә терәк булып яшәүләрен ассызыклады. Чара барышында шәфкатьлелек ярдәме тартмалары яныннан кешеләрнең өзелмәве дә әнә шуңа дәлил иде.

Физик мөмкинлекләре чикле райондашларга даими ярдәм күрсәтүчеләргә район башлыгы ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Районның хезмәт коллективлары, нефтьчеләребез, шәхси эшмәкәрләр ел саен районның шәфкатьлелек чарасында үзләреннән зур өлеш кертә. Ел дәвамында күрсәтелгән ярдәм хакында инде әйтәсе дә юк.

Азнакайлылар тарафыннан бер сәгать эчендә 600 мең сумнан артык акча җыелды. Марафон көн буена дәвам итеп, анда һәркем үз өлешен кертергә ашыкты.

Үзшчәннәребез изге җанлы азнакайлыларга җыр-моңнарын җәлләмәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев