Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Шәфкатьлелек балы узды

Безнең халык борын-борыннан бер-берсенең хәленә кереп, ярдәм итешеп яшәгән. Азнакай халкы да ата-бабаларыбыздан салынган шушы сыйфатларны саклап, тирә-юньгә игелек орлыклары чәчеп яши. Узган атна ахырында үткән Шәфкатьлелек балы янә бер кат шуңа инандырды. Тарихка чак кына күз салып үтсәк, Әби патша вакытыннан ук киң таралган иганәчелекнең татар буржуазиясенә дә үз...

Безнең халык борын-борыннан бер-берсенең хәленә кереп, ярдәм итешеп яшәгән. Азнакай халкы да ата-бабаларыбыздан салынган шушы сыйфатларны саклап, тирә-юньгә игелек орлыклары чәчеп яши. Узган атна ахырында үткән Шәфкатьлелек балы янә бер кат шуңа инандырды.

Тарихка чак кына күз салып үтсәк, Әби патша вакытыннан ук киң таралган иганәчелекнең татар буржуазиясенә дә үз йогынтысын салуы, йөзләгән меңнәр белән исәпләнгән хәйрия капиталы туплануы мәгълүм. Шул ук Юнысовлар, Стахеевларның меценатлык эшчәнлегендә аларның мохтаҗларга ярдәмен генә түгел, ә иман йортлары, мәгърифәт учаклары төзүдә дә зур өлеш кертүен беләбез.

Хәзерге яшәешебездә менә шушы матур башлангычны дәвам иткән азнакайлыларның елдан-ел арта баруына ничек куанмыйсың! Әнә, Октябрь Бүләк авылында гомер итүче сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Сирин ага Әминов (Президент бүләгенә лаек булды) һәм җәмәгате Мөнирә ханым барлык җыйган пенсия акчаларын (ярты миллионга якын) мәчет салуга тота. Аларның бу изге эшенә авыл халкы да актив кушыла.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәләтен ачу, үстерү, шәфкатьлелек марафоннары оештыруда Балалар иҗат үзәге белгече Наилә Шәяхмәтованың өлеше зур. Шәхси умарталыгында алынган бал уңышын ихластан мохтаҗларга өләшкән Туйкә авылының хөрмәтле ветераны Сәгадәт Шәйхиев та азнакайлыларга яхшы таныш. Актүбә бистәсе Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсенең цех начальнигы Андрей Сучков игелек чараларында актив катнашучыларның, аларны башлап йөрүчеләрнең берсе булуы өстенә үз акчасына бистәдәге аз керемле гаиләгә газ колонкасы алып бирә, физик мөмкинлекләре чикләнгән бер яшь кешегә шәфкатьлелек марафонына нигез салынганнан бирле ярдәм итеп килә.

Районыбызда ятимнәрне үз канаты астына сыендырган олы җанлы игелек ияләренең дә саны елдан-ел арта. Шундый гаиләләрнең саны бүгенге көнгә 46га җитте. Аларда 76 ятим бала тәрбияләнә. 9 гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларның физик мөмкинлеге чикләнгән, димәк, алар икеләтә наз-кайгыртуга мохтаҗ. Әлфия Шәйдуллина үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән, ятимлек ачысын яхшы белә, шуңа да, туганы вафатыннан соң аның ялгыз калган улын үз кайгыртуына ала.

Ә инде 2010 елда ул эшләгән Актүбә коррекция мәктәбе укучылары Наташа белән Алина ятим калгач, аларны да сыендыра. Бер елдан гаиләдә янә ике кыз - 13 һәм 12 яшьлек Диләрә белән Эльвинага да җан җылысы табыла. 2012 елда апалы-сеңелле Мещеряковалар да Әлфия ханымның киң күңеленә сыена. Менә шундый изге җан алдында ничек баш имисең!

Чалпы - тәрбиягә бала алучы иң күп гаиләле авыл. Аларның берсе -Замирә һәм Әсләм Мортазиннар. Үзләренең өч баласы янына 7 яшьлек Марат һәм 12 яшьлек Элинаны, 3 яшьлек игезәк кызлар Илзирә белән Илүзәне дә үз балаларыдай кабул итәләр. Аннары инде гаилә елдан-ел арта тора: Замир, апалы-сеңелле Шаһитовалар. Җәмгысе 6 ятим ата-ана назына күмелә.

Мәүлидә һәм Рөстәм Әхмәдовлар, бер генә аяк белән туган, әнисе бала тудыру йортында калдырган Борис турында ишеткәч, төн йокысыз калалар. Бала язмышы өчен йөрәкләре әрни. Барсын да уртага салып сөйләшкән, киңәшләшкәннән соң, аны үзләренә алырга карар кылалар. Уллары хәзер инде үзе дә гаиләле, әмма әти-әнисе аның өчен әле дә җан атып, ярдәм итеп тора. Борис тәрбияләнгән балалар йортындагы тагын бер тумыштан гарип (церебраль параличлы) баланы алып, бөтен тырышлыкларын куеп, аңа яшәү көче, өмет бирәләр.

Сираевлар гаиләсендә 5 яшьлек Алсу 2005 елдан тәрбияләнә. 2011 елда аңа ике сеңел: 7 һәм 4 яшьлек Самира белән Сабинаны алып кайталар. Бүгенге көндә Илгизә белән Фердинандның өч кызы да әти-әни дип өзелеп тора, бу гаилә бәхетенә күпләр көнләшерлек.

Нефтьчеләр бер генә игелек чараларыннан да читтә калмый. "Татнефть" ААҖ, "Азнакайнефть" идарәсе тарафыннан җирлегебездәге мохтаҗларга күрсәтелгән игелекне сөйләп бетермәле түгел. "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов республиканың 2013 елгы иганәчесе исеменә лаек булды.

Узган ел гына да коллектив 10 миллион сумлык хәйрия ярәме күрсәткән. Шәфкатьлелек чараларында зур активлык күрсәткән "Азнакай ПТС" (Азат Мирмиев), "Нефтемаш" заводы (Марат Гайсин), "СтройРемСервис" (Азат Садыйков), "Интех" (Зөфәр Ибраһимов), "Фривей" (Рамиль Шәйхелисламов) җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләр Айгөл Баязитова, Айрат Хафизов, Галина Герк (ул республика иганәчесе исемен алды), Фәнүс Кәримов, Айрат Габдрахманов, Рамиль Зарипов, Габделәхәт Рафиков җитәкләгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, күпме кешенең гомерен саклап калган почетлы донорлар Резеда Байтукалова, Роберт Латыйфуллин, Галина Белозерова, Газинә Гәрәева, Мирхәтим Идрисовка да азнакайлылар чиксез рәхмәтле.

Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга матди ярдәм белән беррәттән рухи таяныч, җан җылысы кирәклеген дә онытмыйк. Авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган телетапшырулар авторы, республиканың ел иганәчесе исеменә лаек булган журналист Әлфия Иксанова, җаны тулы игелек булган "АзнакайРемСервис"ның Актүбә цехы ветераннар советы рәисе Диләрә Җамалиева, юллар салу һәм төзекләндерү оешмасының шулай ук ветераннар советын җитәкләгән Люция Сафина, "Өмет" социаль ярдәм үзәге директоры урынбасары Фәүзия Бакирова, тимурчылык ярдәменнән башлап, бер генә игелек чарасыннан да калмаган 2 нче мәктәп коллективы, дини тәрбиянең төп максатын башкаларга изгелек кылуда күргән Әмирҗан хәзрәт, һәр бәйрәмдә азнакайлылар күңелен күргән Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендәге "Калинушка" ансамбле, шәфкатьлелек гамәлләре кылган, аларны даими оештырган районның Балалар Думасы Шәфкатьлелек балының иң кадерле кунаклары булды.

Аз керемле гаиләләрнең, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның, афәт, балә-каза күргәннәрнең, физик мөмкинлекләре чикләнгән ярдәмгә мохтаҗ барлык азнакайлыларның, сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш-яшәешен кайгыртуны төп бурыч итеп куйган район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасарлары җирлегебезнең шәфкать ияләренә ихластан рәхмәтләрен җиткереп, истәлек бүләкләрен, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

- Игелеккә чикләр юк, - диде йомгаклау сүзендә Марсель Шәйдуллин. - Аны бүген кылырга өлгермәгәнбез икән, иртәгә дә шундый мөмкинлек бар. Киләчәктә дә менә шулай тирә-юньдәгеләребезгә игътибарлы булып, безнең ярдәмгә мохтаҗларга изге гамәлләр кылып, миһербанлыкта яшик!

Лиза Нурлыева

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Шәфкатьлелек балы узды