Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Шевроле-Нива” автомобоиленнән 20 литр ягулык урланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган 4 машина йөртүче, шоферлык таныклыгы булмаган 3 кеше тоткарланган, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөргән өчен - 45, балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен - 7, машина тәрәзәләрен тонировкалаган өчен - 8, танымаслык дәүләт номерлары белән йөргән өчен 81, каршы як полосага чыгып, машина узган өчен 6...

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган 4 машина йөртүче, шоферлык таныклыгы булмаган 3 кеше тоткарланган, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөргән өчен - 45, балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен - 7, машина тәрәзәләрен тонировкалаган өчен - 8, танымаслык дәүләт номерлары белән йөргән өчен 81, каршы як полосага чыгып, машина узган өчен 6 административ беркетмә төзелгән.

"Эзләү" оператив-профилактик операциясе барышында узган атнада 2 җинаятьче тоткарланган. Шулай ук 6 җинаять очрагы теркәлгән, шуларның 5 се - урлашу, 1 се - кеше талау буенча. 3 җинаять ачыкланган.

16 октябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Солтангалиев урамындагы 25 нче йорт янында бер егет 50 яшьлек ирнең кәрәзле телефонын талап ала. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ул кайнар эздән тоткарлана.

17 октябрьдә төнлә Шәйхетдинов урамындагы 15 йорт ишек алдыннан билгесез зат "Шевроле-Нива" автомобоиленең запас тәгәрмәчен һәм бензобагыннан 20 литр ягулыгын урлап китә.

56 кеше - җәмәгатьчелек урыннарында исерек килеш йөргән, 5 кеше төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “ШевролеНива” автомобоиленнән 20 литр ягулык урланган