Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда салкын су һәм электр энергиясе өчен исәп-хисап ясауда үзгәрешләр кертелде

Мәгълүм булганча, ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 1079 нчы карары нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан кайнар, салкын су һәм электр энергиясе өчен исәп-хисап ясауда үзгәрешләр кертелде. Алар белән тәфсилләбрәк таныштыруны сорап район Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек. - Бу үзгәрешләр гомумйорт хаҗәтләре (ОДН)...

Мәгълүм булганча, ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 1079 нчы карары нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан кайнар, салкын су һәм электр энергиясе өчен исәп-хисап ясауда үзгәрешләр кертелде. Алар белән тәфсилләбрәк таныштыруны сорап район Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек.

- Бу үзгәрешләр гомумйорт хаҗәтләре (ОДН) коммуналь хезмәтләренә кагыла. Ул түбәндәге методикалардан торачак.


Беренчесе шәхси үлчәү җиһазлары куелган күпфатирлы йортларга кагыла. Бу очракта ОДН Сезнең фатир яки торак булмаган бинаның мәйданыннан чыгып билгеләнәчәк. Әйтик, айның 25 нче көненә йорт буенча 1000 кубометр су тотылды, ди. Ә барлык фатир хуҗалары биргән гомуми күрсәткеч - 850 кубометр. Күрсәткечне вакытында бирмәгән фатир хуҗаларына бу айда бер кешегә норматив 8,05 итеп, яки узган өч айдагы уртача күрсәткечтән чыгып куела.

Әлеге күрсәткечләр күләме, әйтик, 50 кубометр булды, ди. Әлеге йортның гомуми күрсәткече 900 кубометр була. Билгеле: "Ә кая калган 100 кубометр?" - дип сораячак йортта яшәүчеләр. Аңлатабыз. Күрсәткечләрне төрле вакытларда бирү, шулай ук аларны ялганлап күрсәтү гомуми күрсәткечләрдә аерма бирә. Моннан тыш, исәпләү приборына төрле җайланмалар кулланып экономия ясарга тырышучылар да барын онытмыйк.

Менә шушылар ОДН формалаштыруда төп факторлар булып тора да инде. Шулай итеп, безгә бу 100 кубометр суны 1079 нчы карар нигезендә барлык фатирларга бүлеп чыгарга кирәк була. Димәк, 100 кубометр ул: йортның барлык мәйданы х Сезнең фатир мәйданы һәм шуннан әлеге айда Сезнең фатирга ОДН килеп чыга, ул йортта яшәүче барлык кешегә тигез итеп бүленә.


Икенчесе шәхси исәпләү приборлары белән фатирлар өлешчә генә җиһазландырылган күпфатирлы йортларга кагыла. Исәпләү приборлары булган һәм күрсәткечләр вакытында бирелгән фатирларга ОДН күләме суның 0,03 кубометрына карата 1 квадрат метр гомумкуллану мәйданы формуласы буенча билгеләнә. Бу аз күләмдә куллану нормативы.

Ә инде исәпләү приборлары булмаган яки күрсәткечләре вакытында бирелмәгән фатирларга ОДНны исәпләүдәге барлык аерма кушыла. Әйтик, гомумйорт күрсәткечләре буенча айның 25 нче көненә күпфатирлы йорт 1000 кубометр су тотты, ди. Фатирлардан алынган гомуми күрсәткеч - 850 кубометр. Норматив буенча яки соңгы 3 айдагы уртача (мәгълүматны вакытында җиткермәүчеләр өчен) күрсәткеч - 50 кубометр. ОДН күләме бөтен йортка 100 кубометр чыга.


Исәпләү приборлары булганнарга ОДН норматив кысаларында: гомумкуллану мәйданының 1 квадрат метрына 0,03 кубометр күләмендә килә. Ә инде приборлар булмаган фатирларга бөтен йорт ОДНының зур өлеше куелачак. Билгеле, бу ризасызлык тудырачак. Шуңа күрә дә барлык ТСЖлар, Бердәм исәп-хисап үзәге тарафыннан барлык азнакайлыларга мөрәҗәгать итәбез: һәр фатирның айлык тотылган су күрсәткечен 26сыннан да соңга калмый җиткерегез!


Янә шуны исегезгә төшерәбез: ТР Министралар Кабинетының 20 нче карары нигезендә айлык коммуналь түләүләрне кертмәгән һәм шулай ук ТКХ өлкәсендә хокук бозулар, исәпләү приборы күрсәткечен карарга кертмәү очраклары турында социаль яклау идарәсенә мәгълүматлар җиткерелеп торачак. Әлбәттә, субсидия һәм ташламалар билгеләгәндә болар барсы да искә алыначак.


Бүгенге көндә исәпләү приборлары булмаган яки аларның күрсәткечләрен бозуга китергән җайланмалар кулланучылар бу кимчелекләрне кичекмәстән бетерергә бурычлы. Җиһазлар һичшиксез пломбалы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда салкын су һәм электр энергиясе өчен исәпхисап ясауда үзгәрешләр кертелде