Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Сабантуе 15 июльгә күчерелә.

Быел табигать безне төрлечә сыный. Һава торышы шартларының начарлануы һәм алдагы көннәрдә дә прогнозның яхшы булмавы һәм шулай ук гадәттән тыш хәлләр туган очракта гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, элек 8 июльгә планлаштырылган халкыбызның милли бәйрәме - шәһәр Сабантуен күчерү турында карар кабул ителде. Азнакай район Советы мәгълүмат хезмәте хәбәр...

Быел табигать безне төрлечә сыный. Һава торышы шартларының начарлануы һәм алдагы көннәрдә дә прогнозның яхшы булмавы һәм шулай ук гадәттән тыш хәлләр туган очракта гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, элек 8 июльгә планлаштырылган халкыбызның милли бәйрәме - шәһәр Сабантуен күчерү турында карар кабул ителде.

Азнакай район Советы мәгълүмат хезмәте хәбәр иткәнчә, Азнакайда Сабан туе 15 июльдә узачак.

Программада

Бәйрәмнең йөзек кашы -татарча көрәш, ат чабышлары!

Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып , капчык, кәлүш киеп, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары - Ландыш Нигъмәтҗанова, Илдар Әхмәтов, Рәфинә Ганиуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ринат Рәхмәтуллин, Булат Җиһаншин, бию коллективлары, районыбызның сәнгать осталары, шул исәптән "Азнакай гүзәлләре", "Квартет" ансамбльләре чыгышлары бизиячәк.

Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана.

***

18.00 сәгатьтә Р. Ишкәев исемендәге ял паркында "Кичке Сабантуй" оештырыла. Танылган эстрада йлодызларына кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз.

Балаларны күңелле аттракционнар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев