Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Россиядә Кино елы кысаларында кичәләр уза

Балалар үз әкиятләребездә үссен Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Россиядә Кино елы кысаларында күренекле кинорежиссер Александр Роуның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды. Кече яшьтәге мәктәп укучылары илебездәге беренче һәм бөек әкиятче-кинорежиссер турында кызыксынып тыңладылар. Кечкенәдән күңелебезгә кереп калган "Василиса Прекрасная", "Кощей Бессмертный", "Марья-искусница", "Морозко", "Конек-Горбунок", "Королевство кривых...

Балалар үз әкиятләребездә үссен

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Россиядә Кино елы кысаларында күренекле кинорежиссер Александр Роуның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары илебездәге беренче һәм бөек әкиятче-кинорежиссер турында кызыксынып тыңладылар. Кечкенәдән күңелебезгә кереп калган "Василиса Прекрасная", "Кощей Бессмертный", "Марья-искусница", "Морозко", "Конек-Горбунок", "Королевство кривых зеркал" кебек киноларны искә төшерделәр.

Әлеге әкиятләр буенча викторина да үткәрелде. Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Алар конкурсларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан "Королевство кривых зеркал" әкиятен карадылар. Кызганычка каршы, кайбер балаларның бу фильмны беренче генә күрүе икән. Димәк, без яхшылык, игелеклелек үрнәге тәрбияләүче үз илебез киноларына күбрәк игътибар биререргә, аларны пропагандаларга тиеш.

Лилия Фаздалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Россиядә Кино елы кысаларында кичәләр уза