Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда “Россия чаңгы юлы” массакүләм ярышы узачак
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. 11 февральдә чаңгы спортын сөюче...
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. 11 февральдә чаңгы спортын сөюче азнакайлыларны чираттагы зур бәйрәм көтә. Бу көнне шәһәр чаңгы базасында 10.00 сәгатьтә "Россия чаңгы юллары" ярышлары үтә. Шунда ук ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә булачак. Әле дә булса чаңгыга басмаган булсаң, әйдә, ашык, соңга калма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев