Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Гаилә татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Гаилә - җәмгыятебезнең нигезе, ул никадәр тату булса, җәмгыятебез дә шулкадәр ныклы булачак. Ә Азнакай районында мактанырлык, үрнәк гаиләләр бар. Һәм шуларның берникадәрен сез "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәмендә күрә ала идегез. Әле күптән түгел генә бу бәйрәм Актүбә бистәсендә узган иде. 10 июльда...

Гаилә татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Гаилә - җәмгыятебезнең нигезе, ул никадәр тату булса, җәмгыятебез дә шулкадәр ныклы булачак. Ә Азнакай районында мактанырлык, үрнәк гаиләләр бар. Һәм шуларның берникадәрен сез "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәмендә күрә ала идегез.

Әле күптән түгел генә бу бәйрәм Актүбә бистәсендә узган иде. 10 июльда исә ул районыбызда үтте. Мәдәният сараенда районыбызның үрнәк парлары - мәдәният эшлеклеләре җыелды. Аларны котларга район башкарма комитеты Айдар Шамсетдинов килде. Ул ирле-хатынлыларга үзенең ихлас теләкләрен белдереп, мәхәббәт һәм тугрылык медале һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кунаклар шулай ук рәхәтләнеп концерт программасын карады, алар өчен махсус әзерләнгән чәй табыныннан авыз итә алдылар. Алай гына да түгел, бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган кешеләр, үзләренең сәләтен безгә дә тәкъдим иттеләр. Чара искиткеч матур узды.

Монда җыелган халык узара бер зур гаиләне хәтерләтә иде. Гүя җан кардәшләр бергәләшеп, салмак кына гәп корып, чәй табынына җыелган. Бер генә кунак та буш кул белән кайтмаган дип уйлыйм. Һәрберсе күтәренке кәеф һәм керү белән бирелгән ак ромашка бәйләмен күтәреп алып китте.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр