Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үрмәләүче балалар ярышы үтте

Бүген – Яз һәм хезмәт бәйрәме көнендә шәһәр Балалар иҗаты йортында яшьләр идарәсе үрмәләүче сабыйлар арасында кызыклы бәйге үткәрде.

Үз балаларын беренче итү өчен әти-әниләр нинди генә алымнарны кулланмады: алар стартка “басуга”, сөт шешәләре дә, уенчыклар, телефоннар да “эшкә җигелде”.

Тамашачыларның игътибарыннан кайбер сабыйлар каушап калса да, финишка барысы да килеп җитте.

Бәйгедә 11 айлык Арсен Әхмәдишин иң җитезе булып чыкты. Билгеләнгән араны ул 19 секундта үтте. Бер яшьлек Әмир Кадыйров, аннан әз генә калышып, икенче булды. Өченчедә – 11 айлык Мәликә Мифтахова.

8 айлык Әминә Хаҗиева һәм 9 айлык Артур Гарипов дүртенче һәм бишенче урыннарны бүлештеләр.

Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев