Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда рейд үткәрелде

Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урыннарны алып тора… Статистиканың бу аяусыз мәгълүматлары артында - безнең коточкыч чынбарлыгыбыз. Шунысы бигрәк әрнүле: юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләр бит башлыча әле юньләп яшәп тә өлгермәгән, хезмәткә сәләтле япь-яшь кешеләр, балалар. Юллардагы вәзгыятьне анализлау күрсәткәнчә, аварияләргә, күп кешеләрнең үлеменә китергән төп сәбәп...

Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урыннарны алып тора… Статистиканың бу аяусыз мәгълүматлары артында - безнең коточкыч чынбарлыгыбыз. Шунысы бигрәк әрнүле: юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләр бит башлыча әле юньләп яшәп тә өлгермәгән, хезмәткә сәләтле япь-яшь кешеләр, балалар. Юллардагы вәзгыятьне анализлау күрсәткәнчә, аварияләргә, күп кешеләрнең үлеменә китергән төп сәбәп - юлдагы кешеләр үзләре, аларның җавапсызлыгы, үзләренең һәм бүтәннәрнең гомеренә төкереп каравы. Юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен үтәмәү, аннан да бигрәк, руль артына эчкән килеш утыру күп очракта фаҗига, хәсрәт, күз яшьләре белән төгәлләнә.
Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәвен һәрдаим контрольдә тоту - һәлакәтләрне киметүнең бер юлы. Шуны истә тотып, район ЮХИДИнең шәхси составы, полиция участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 18 кеше ачыкланды, шулардан бер машина йөртүче штрафларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 5, тизлек режимын арттырган өчен - 3, теркәлү номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 3 беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар арасында җәяүлеләр дә бар. Юлны тиешле урыннан чыкмаган бер азнакайлы да административ җаваплылыкка тартылды.
Исерек хәлдә руль артына утырып чыгучылар да җавап тотудан котыла алмады. Шундый өч кешенең берсе автомобиль белән машина йөртү таныклыгыннан башка гына идарә иткән. Аны 15 тәүлек административ арест көтә. Җәй җитү белән яшьләр мотоциклда куа башлыйлар. Ләкин аларның күбесе әлеге төр транспорт руле артына да таныклык булганда гына утырырга яраганлыгын истән чыгара булса кирәк. Рейд вакытында ике мотоцикл штраф-стоянкага куелды. Закон бозучыларга җәзаны суд билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда рейд үткәрелде