Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда республика географлары җыелды

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе базасында Татарстан Республикасы «Рус географик җәмгыяте» төбәк бүлекчәсе географик һәм экологик белем комиссиясенең киңәйтелгән күчмә утырышы узды.

Анда КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының географик һәм экологик белем теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Илгизәр Гайсин җитәкчелегендә доцентлар, республика мәктәпләре директорлары, география укытучылары катнашты.

Кунакларны Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов һәм Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде.

Комиссия әгъзалары экологиягә, Азнакай районы авылларына багышланган китап күргәзмәләре белән таныштылар. Киңәшмә барышында КФУда экологик-географик белем бирү үсеше тенденцияләре, география буенча сәләтле балалар белән эшне оештыру, Азнакай мәктәпләрендә география һәм экология буенча эш алып бару турында чыгышлар тыңланды, фикер алышу оештырылды. Нәтиҗәле эшләүче укытучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Комиссия утырышының икенче өлеше Чатыр тауда узды. Азнакай шәһәре 9 нчы мәктәбенең география укытучысы Анатолий Байков “Азнакай муниципаль районының табигый объектлары үрнәгендә туган якны өйрәнү походларын оештыру һәм уздыру буенча методик җитәкчелек” темасына мастер-класс күрсәтте, Чатыр тауның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Гөлназ ШӘМСИЕВА, мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев